ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Чаллыда полиция хезмәткәрләре ике бертуган укучысын эзли

 

Чаллыда полиция хезмәткәрләре югалган ике бертуган мәктәп укучыларын эзли, дип хәбәр итте «Татар-информ»га шәхси чыганак.

8 һәм 12 яшьлек малайлар күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Әниләре берүзе дүрт бала тәрбияли.

"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, алар өйдән кичә көндез кәрәзле телефонсыз чыгып киткән. Шул вакыттан бирле мәктәп укучылары турында берни дә билгесез.

Ике егетнең дә буе 150 сантиметр, алар ябык, чәчләре ачык төстә. Сигез яшьлек малай кызгылт көрән куртка, 12 яшьлек абыйсаыкуе зәңгәр пуховик кигән булган. Икесе дә кара шапкаларында "Гуччи" дип язылган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!