ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"КАМАЗ-Мастер" җитәкчесе: Без "Дакар"ның беренче призларын кулдан тартып алдык диярлек

 

Кичә кич «Дакар-2019» ралли-рейдында җиңүчеләр — Татарстанның "КАМАЗ-Мастер" командасы Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына килде. Команда әгъзалары журналистлар белән узыштан алган тәэсирләре белән уртаклашты. 

 

"Без быел "Дакар“ның беренче призларын кулдан тартып алдык диярлек", – ди "КАМАЗ-Мастер" узыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин. 

 

Ике экипаж 7-17 гыйнвар көннәрендә Перу территориясендә узган ралли-марафонның йөк зачеты таблицасында иң югары урыннарны алды. Эдуард Николаев экипажы-беренче, ә Дмитрий Сотников экипажы икенче урынны алды. Гомумән алганда, "КАМАЗ-Мастер" "Дакар"да 16нчы мәртәбә җиңү яулый.  "Мондый җиңүләр туйдырмый. Бу, чыннан да, безнең партнерлар, иганәчеләр, җанатарларыбызны, илебезне сынатмас өчен, лаеклы нәтиҗә күрсәтү өчен ел саен чынга ашырыла торган хыял", – дип уртаклашты журналистлар белән Дмитрий Сотников. 

 

Исегезгә төшерәбез, узыш барышында ике экипаж маршруттан китәргә мәҗбүр булды: Андрей Каргинов экипажы этапларның берсендә очраклы рәвештә тамашачыларның берсен бәрү сәбәпле дисквалификацияләнде, ә Айрат Мәрдиев экипажы двигательнең төзек булмавы аркасында дистанциядән төшеп калды.

 

"Татар-информ"

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!