ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мадридта WorldSkills әләме эстафетасы башланды

 

Испаниянең башкаласы Мадридта WorldSkills әләме эстафетасының халыкара этабы башланды. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе хәбәр итә.

 

Тантаналы чара Мадридта урнашкан Virgin de Paloma урта белем бирү институтында узган. Юкка түгел, ник дигәндә, нәкъ менә биредә 1950нче елда беренче Дөнья чемпионаты узган. Тантанада WorldSkills International оешмасы президенты Саймон Бартли, "Молодые профессионалы" (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең генераль директоры Роберт Уразов, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашкан. 

 

Биш ай дәвамында WorldSkills әләме Дөнья чемпионатлары узган 20 илдә булачак. Быелның август аенда ул Япониядән Россиягә килеп җитәр һәм аның безнең илдәге юлы Южно-Сахалинск каласыннан башланып китәр һәм барлык 85 төбәк аша узар дип көтелә.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр