ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда 49 мең кеше тәүге мәртәбә сайлауга бара

 

Татарстанда 2 миллион 933 мең 800 кеше сайлау хокукына ия. Шул исәптән, республикада яшәүче 49 мең кеше бу якшәмбедә узачак Президент сайлавында тәүге тапкыр тавыш бирәчәк, дип көтелә.

 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, беренче тапкыр сәяси чарада катнашучыларга махсус чакыру кәгазьләре таратканнар. Моннан тыш, тәүге тапкыр тавыш бирәчәк 49 мең кешене сайлау участокларында истәлекле бүләк тәкөтә. Аларга сайлау кампаниясе тамгасы төшерелгән паспорт тышлыгы тапшырачаклар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр