ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Балада – томау. Әти-әниләрнең 5 ялгышы

 

Күршебездә яшь гаилә яши. Дүрт яшьлек малайлары, кайчан карама, лыш-лыш борын тарта, еш авырый. Әле менә хәзер дә әнисе белән хастаханәдә ятып чыктылар. “Бүтән балаларның борыны тыгылса, берәр атнадан рәтләнеп китә. Ә безнекенең ике-өч атнага сузыла. Аптырадык инде”, – ди әнисе Фәйрүзә. Билгеле, баланың сәламәтлегенә бәяне табиб кына бирә ала. Тик әти-әнигә дә уйланырга урын бар. Томау төшүнең озакка баруында алар үзләре дә гаепле түгелме икән? “Моңа әти-әниләрнең берничә ялгыш гамәле сәбәп булырга мөмкин”, – ди югары категорияле педиатр, табиб-инфекционист Эльмира Мәмәшева.

s1

1. Таныш-белеш киңәше буенча дәвалау.

 
Башка балага файдасы булган бит, минекенә дә зыяны тимәс, дип уйлый күпләр. Бу – бик куркыныч фикер. Чирнең сәбәпләрен бетерә, өзлегүләргә юл куймый, терелүне тизләтә торган дәваны табиб кына билгели ала. Дөрес дәваланмаган яки ахыргача дәваланмаган гап-гади чирнең нәтиҗәсе – озакка сузылган томау, гайморит, отит, бронхит. Пневмония яисә менингит кебек җитдирәкләре дә булырга мөмкин.

2. Иң беренче билгеләрен игътибарсыз калдыру.

 
Башланып кына килгәндә, томау төшүне туктатып була. Баланың борын эче кытыкланып торганын, сулавында үзгәреш булуын сизүгә, аяк­ларын тиз генә кайнар суга тыгыгыз. Суның температурасы 65-70 градус булырга, процедура 5 минуттан артмаска тиеш. Хикмәт шунда: кайнар судагы аякларга кан күп агып килә, ә бу вакытта баш миендәге кан тамырлары кысыла һәм томау билгеләре юкка чыга. Әгәр аяк ваннасы озакка китсә, баш миенең кан тамырлары яңадан киңәя, кан өскә күтәрелә. Шуның аркасында, борын куышлыгында тагын да көчлерәк ялкынсыну барлыкка килергә мөмкин. Судан чыгаргач, баланың аякларын алсу төскә кергәнче корытып сөрте­гез, балтырларына һәм үкчәлә­ре­нә йод челтәре ясагыз яки “Доктор мом” мазе сөртегез дә озын балтырлы киҗе-мамык оекбаш киертегез. Бала бүл­мәсендә һава салкынча (18 – 21 градус) һәм дымлы (55 – 70%) булса әйбәт.

3. Кан тамырын тарайтучы тамчылар белән мавыгу.

 
Андый препаратларны көнгә 2 тапкыр гына тамызырга (сәгать саен түгел!) һәм иң күбе 5 көн кулланырга ярый. Аларга организм тиз ияләшә, дару һаман күбрәк кирәк була башлый. Нәтиҗәдә даруга бәйле ринит барлыкка килә. Ә аңардан котылу шактый кыен. Кан тамырларын тарайтучы даруны борынның лайлалы тышчасын дымландыручылар белән бергә кулланырга кирәк. Борын тишекләрен даруханәдә сатылучы тозлы эремә белән юдырыгыз. Баланы дөрес итеп сең­герергә өйрәтү дә мөһим. Башта маңгай, борынның билен, канатларын йомшак кына итеп массажларга, аннары сул ягын аерым, уң ягын аерым сеңгерергә. Икесен берьюлы сеңгерсә, борындагы лайла Евстахий көпшәсенә, синусларга агып кереп, отит, евстахеит, гайморит башлануы бар. Балалар табибы киңәше белән, үлән­нәрдән ясалган дарулар да өстәргә мөмкин.

4. Терелеп җитәр-җитмәс, балалар бакчасына җибәрү.


Авырганда көчсезләнгән иммунитет яңа вируска каршы тора алмый. Шулай итеп, бала икенче чир ияртеп кайта. Анысы беренчесенә караганда катлаулырак узачак. Терелеп беткәннән соң 4-7 көн сабыр итәргә, иммунитетка ныгу мөмкин­леге бирергә кирәк. Өйдә торганда, сулау гимнастикасы ясату яхшы: сулышны борыннан алып, авыздан чыгарырга һәм киресенчә. Бүлмәдә башмак кидереп йөртергә, бала башка бүлмәгә кергән арада, аныкын җилләтергә тырышыгыз. Аның рационында җиләк-җимеш, ит, балык, ә эчемлекләрдән су, морс, компот, чәй булырга тиеш (кибет соклары һәм сулары түгел).

5. Ашыкмау.

 
Томау 7 көннән соң да бетмәсә, кичекмәстән, баланы колак-бо­рын-тамак табибына күрсәтегез. Борыныннан агучы бүлендекләр­нең төсе үзгәрү дә (мәсәлән, яшькелт төскә керү), колагы, башы авырта башлау, температурасы кү­тәрелү, күз, маң­гай, яңак тирәләре авыртып тору да әти-әниләрне борчырга тиеш.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 61, 26.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр