ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

Циркач

 

Арчада экзотик кош-кортлар, маймыллар асраучы кеше барын күптән ишетеп белә идем. Ниһаять, аның белән күрешеп-гәпләшеп утырырга насыйп булды. “Арча хәбәрләре” газетасында эшләүче каләмдәшем Ильяс Фәттахов юл буе кеше ышанмаслык гыйбрәтләр сөйләп барды. Яңа Чүриле авылында яшәүче әлеге сәер кеше шулай ук Ильяс исемле икән, фамилиясе Халитов.

16-2  
Маймыллар шатлана да, үпкәли дә

 
Заманында Арча һәм Арча районы катнашкан Казан Сабан- туйларында аның “күчмә зоо­паркы”н халык исе китеп тамаша кылган. Кош-кортлардан тыш төрле маймыллар да асраган Ильяс. Бер елны күп­ме­дер вакытка каядыр китәргә кирәк була моңа һәм макака маймылын тәрбияләп торырга дустына калдыра. Тулыр-тулмас бер айдан соң кире кайта Ильяс. Капкадан керә-керешкә маймылы моны күреп ала, йөгереп килеп муенына  асылына һәм шатлыгыннан йөрәге ярылып, хуҗасы кочагында үлә, имеш. “Имеш” дим, чөнки юлдашым бу хакта озынколак хәбәрләр аша гына белә: “Кеше шулай сөйли”, – ди.


Шулай Фәттаховның “әкият”­лә­рен тыңлый-тыңлый Яңа Чү­рилегә килеп җиттек һәм Ильяс­ның капка төбендә туктадык. Хуҗа безне каршы алырга чыккан. Сакал-мыек бас­кан, озын чәчле кешене татар авылында күрү үзе үк сәер иде. Аның белән сәгать буе сөйләшеп утырдык. Әмма сәерсенү хислә­реннән тәки арына алмадым.


Сүзне маймыл турындагы гыйб­­рәттән башлаган идек бит, хуҗа кеше әйтүенчә, макака бе­лән чыннан да шундый хәл булган, әмма маймыл йөрәге ярылып үлмәгән.
– Ну, шаккатырды ул мине, – ди Ильяс. – Үз бүлмәсеннән йөгереп чыга да аягымнан кочып ала. Кереп китә дә тагын йөгереп чыгып кочак­лый, мине җибәрәсе килми. Төн уртасы җиткәндә генә бүл­мәсенә кертеп җибәрдем, утларны сүндер­гәч, тынычланды тагын. Ә иртән ни­гә­дер минем янга чыкмады. Бүлмә­сенә кердем, башын иеп утыра бу, күзләре йомык. Аяк очларына гына басып килдем дә башыннан сыйпадым, әмма күзен ачу түгел, керфеге дә сел­кенмәде. Үлгән иде ул. Ыша­на­сызмы-юкмы, аны искә тө­шер­сәм, бүген дә күзләремә яшь килә. Гаҗәп акыллы иде ул. Маймылларга кеше кичергән бөтен хисләр дә хас: шатлана да, борчыла да, кайгыра да, үпкәли дә, көнләшә дә, рәнҗи дә алар.

Математик этләр

Ильясның күзләре яшьлән­гән­­не күреп сүзне икенчегә борам. “Төп һөнәрең нинди соң синең?” – дим. Төзүчелеккә укыган икән ул. Хезмәт юлын Түбән Камада башлаган, заманында комсомол-яшьләр бригадасын җитәкләгән. Бер елны боларны Ижауга шабашкага җи­бәр­гәннәр. Яңа танышлары Ильяс­ның кош-кортлар, төрле җанвар­лар белән сөйләшә торган гадәтен белеп, Ижаудагы “Цирк студиясе”­нә барырга тәкъдим иткәннәр. Әйе, җанварлар телен аңлау кебек сәер гадәте кечкенәдән үк булган аның. Балачагы тегермәнче булып эшл­ә­гән әтисе янында узган. Тегермән буасына очып килә торган киек казлар белән сөйләшергә-сер­лә­шергә яраткан.


Кыскасы, Ильяс Халитов Ижау­дагы “Цирк студиясе”нә әзер дрессировщик булып кил­гән һәм цирк труппасы белән гастроль­ләргә дә йөри башлаган. Еллар уза, Ильяс цирк артистына әйләнә.


– “Циркач” дисәм, үпкәләми­сеңме?
– Юк, дөресе шул. Минем үзем­нең генә дә сәгать ярымлык программам бар иде.
– Нидән гыйбарәт иде ул?
– Кошлар, төрле җәнлекләр белән тамашалар күрсәтә идек. Йод­рык хәтле генә этләрем дә бар иде, чын мәгънәсендә ма­те­матик­лар. Тегеләргә математик мисаллар бирәм, мәсәлән: “Бишне икегә тапкырлагач, ничә була?” – дим. Тегеләр ун мәртәбә өрә. Этләрне өйдә төрле эшләр башкарырга да өйрәткән идем. Тамашачы безне исе китеп карый. Барысы да сагынып сөй­ләр­гә генә калды.


Ильяс Халитов циркта шактый еллар эшли, соңрак зоопаркка да эшкә керә. Бәлки, авылга кайтмас та иде, әмма картайган әнисен карарга кирәк була. Әти­се исә ул бала чакта ук дөнья куя.


Мин Ильясның гаилә хәлләре турында сорарга кыенсынып утырдым. Берьялгызы яшәгәч, әллә өйләнми картайган бер буйдак микән дип уйладым. Гаилә корган булган икән ул. Хатыны 51 яшендә үлеп китә. Ике баланы аякка бастыру ир җилкәсенә төшә. Улы хәзер – Мәскәүдә, кызы Түбән Камада яши икән. Ике оныгы да бар.
– Ник балаларың янында яшәмисең соң? Яшең дә бара бит (Ильяс  – 73 яшьтә).
– Ә боларны кая куйыйм? Аларның да яшисе килә бит, – дип Ильяс өй тутырып чыркылдап, сайрашып утыручы кошларга күрсәтә. Җәнлек-җанвар­ла­рын, кайбер кошларын зоопарк­ларга таратса да, өе тулы кош. Йорты ак кирпеч­тән. “Үзем салдым, төзүче бит мин”, – ди. Бүлмәләрне карап чыктык.


Ярый журналист Ильяс белән чыкканмын әле. Кошлар турында күп белә икән, кайсы кошның татарча ничек аталуын мин каян белер идем. Без бит инде чыпчык та, сыерчык, карга да чәүкәдән башканы күргән кеше түгел. Фәттахов исә һәр читлек янында диярлек тукталып экскурсия уздырды.

Бу тавышка ничек түзәсең?

Ильяс Халитовның ак күгәр­ченнәре генә дә иллегә якын, алары да берничә токымга бүленә икән. Сандугач, песнәк, кызылтүш, карабүрекләрне санап тормыйм, мине бер читлектә утыручы ике сыерчык гаҗәп­ләндерде. Бактың исә, шушы яшемә җитеп сыерчыкны якыннан күргәнем юк икән. Матур икән алар, түшләре аксылрак төстә һәм кечкенә-кечкенә кара төртке­ле. И-и... сайрапмы сайрыйлар. Дөресен әйткәндә, кошлар тавышыннан колаклар тонып бетте. Ильяс Халитовка: “Бу тавышка ничек түзәсең син? Төнлә ничек йоклыйсың?” – дим. Көлә бу. “Алар тавышы миңа симфония кебек яңгырый. Ә кичен ут сүндергәч тына алар”, – ди.


Йөзгә якын кош санадык. Икенче бер бүлмәдә капчык-капчык арыш, арпа, солы, бодай тора. Елына 10 тонна кирәк икән. “Быел дүрт кенә тонна булды, яңа уңышка хәтле җитеп бетмәс”, – ди хуҗа кеше. Бу хәтле “армия”­не ничек ашатып бетермәк ки­рәк. Аена 11 мең сум пенсия бе­лән әллә ни ерак китеп булмый. Мин аңа: “Терлек-мазар асрасаң, үзеңә яхшырак булмасмы соң?” – дим. Бу сорауга гаҗәпләнә Ильяс Халитов. Хәтта бераз үпкәли дә кебек. Тормышны шактый күр­гән, үзе дә авылда туып үскән жур­налист шундый мәгънә­сез сорау бирсен инде, җә! Бит Ильясның бар яшәү рәвеше, асылы нәкъ менә тереклек ияләрен тәрбияләү белән бәйле. Ул үзе дә – тормыш рәхәтлекләреннән ваз кичкән табигать баласы. Шунысы да бар: җан ияләре кеше белән кешене аера, теләсә кем белән якыная алмый.


Бер гыйбрәт сөйләде ул. Җәй көннәренең берсендә урманга җиләккә бара. Шулвакыт кемдер таптап, изеп киткән җиләкләргә, сынган куакларга игътибар итә. Кайсы рәхимсезе йөргән икән монда дип як-ягына карана-карана бара торгач, каршына аю килеп чыга. Биш минут чамасы күзгә-күз карашып торалар да болар, икесе ике якка китеп баралар.

– Аю ничек сиңа ташланмады икән?
– Минем яхшы кеше икән­лекне сизде ул, – дип көлә Ильяс.


Әңгәмәдәшемнең йөзен­дә-күзләрендә ниндидер яктылык бар кебек тоелды. Бер экстрасенс: “Синең биокырың бик көчле”, – дип әйткән булган.

– Моны үзең сизәсеңме соң?

– Ни дип әйтим? Кайчан миңа баш авыртудан, кәеф китүдән зарланып авылдашларым килә. Үзем­чә дәвалау сеансы үткәрәм, һәм рәхмәтләр укып китәләр. Димәк, нидер бар, – ди ул, бераз читләтеп.


Әйе, бик сәер тоелды миңа якташымның яшәү рәвеше. Безне чәй янына чакыргач, аның: “Ипи юк инде, үзем пешергән коймактан авыз итәрсез. Ышана­сызмы-юкмы, узган елның декабрь аеннан бирле кибеткә дә барган юк әле”, – диюе дә сәер иде. Ильяс янына дискотекага авыл яшьләренең килүе дә минем өчен гайре табигый кебек тоелды. Юкса авылда клуб бар. Ә яшьләр Ильяс өенә килә, чөнки алар монда үзенә күрә бер кызык табалар. Беренче чиратта кош-кортлар кызыксындырса, икен­че­дән, Ильяс абый­ларының рухи дөньясы тартадыр кебек.


Кунакка кайткан балалары да әтиләренең “сәер” яшәү рәвешен хуплыйлар гына икән. Ә бит, бер уйлаганда, Ильяс Халитов – гап-гади бер кеше. Бары тик таби­гатькә безгә караганда якынрак торадыр ул. Ильястагы самимилек тә, ачык, саф кү­ңеллелек тә, хәтта балалык чалымнары да шуның белән бәй­ледер. Ә халык аның турында “теге, цирк­ларда эшләгән Халитов” дип яратып сөйли.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 49, 05.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!