ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

Мәдәният татар теленә ничек ярдәм итә ала? "ВТ" хәбәрчесеннән Ирада Әюповага ачык хат

 

Ел азагы бер вакыйга белән истә калды. Мәдәният минис­тры Ирада Әюпова мәдәният өлкәсендә еллык нәтиҗәләр ясаганда, проблемалы мәсьәләләр турында ачыктан-ачык фикер алышуга чакырды. Очрашуда төрле мәсьәләләр күтәрелде. Театр­лар репертуары, циркка мөдир сайлау, иҗат берлекләренең эшчәнлеге – кыскасы, бөтен мәдәниятне колачлап чыктык та кебек. Әмма авыр хәлдә калган татар теленә мәдәният аша ничек ярдәм итәргә, татар рухын ничек сак­ларга дигән сорау ачык калды. Ирада ханым, таралышканда, языгыз, дип илһамландырды  бит әле, шуңа бүгеннең иң зур проблемасы турында хат язарга булдык.

18-1  
Хат башы, яз каршы...

Яңа елның иң беренче санында хат язудан башлауны ихтирам һәм зур өметләр баглау дип кабул итегез. Бу ихлас сөй­ләшүне дәвам итү кебек яң­гырасын иде. Сез беләсез инде, мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига һәм ике сәгатькә калдыруга бер елдан артык вакыт үтеп китте. Шөкер, Әлиф­ба һәм татар теле дәреслеге Россия дәреслекләре реестрына кертелде. Бу хакта узган елның соңгы көннәрендә билгеле булды. Исемлеккә барлыгы 7 милләтнең туган тел дә­реслеге кергән. Рос­сиядә исә 200 туган тел исәпләнә, димәк, калган 193 милләтнең хәле бигрәк тә мөшкел. Моны ни өчен искә алабыз? Чөнки тел бетсә, мә­дәният тә бетә. Телсез халыкка әдә­­бият та, мәдәният тә, театр­ның да кирәге калмый. Шуңа күрә эшне мәдәният аша татар теленә ничек ярдәм итеп була дип корсак, килә­чәк өметлерәк булыр иде.

 
2019 – Россиядә Театр елы. Сезгә бу җәһәттән төрле театр­ларның эчке проблемалары турында фикерләр җиткерделәр. Минем дә берничә фикер әй­тәсем килә. Казанда ничә татар театры бар, шуларны саныйк әле.

 

Камал театры – татарның йөзек кашы. Бу театр җитәкчелеге кискен рә­вештә без репертуарга беркайчан да урысча тамашалар кертмибез дип әйтә. Балаларга урысча тамаша кую – үзең утырган ботакка балта белән чабу, диләр. Хак сүз­ләр.

 
Тинчурин театры. Сезнең бу театрга үзгәрешләр кирәк дигән сүзегез белән килешми мөмкин түгел. Театрда баш режиссер яки аның дәвамчылары гына спек­такльләр куярга тиеш дигән сүз түгел. Сез дә шулай дидегез. Сүз уңаеннан, Камал театры бу яктан да үрнәк. Ул Илгиз Зәйнине үс­терде, Айдар Җаббаровның тәҗ­рибәләренә теләктәш, ярдәмче. Ре­жиссер Лилия Әхмәтова, Нә­фисә Исмәгыйлова һәм башка күп та­лантларның кыю эшләрен без – журналистлар нәкъ менә Камал сәхнәсендә карадык. Тинчурин театры турында алай әйтеп булмый. Дөрес, Резедә Гарипова репертуарга яңа сулыш кертергә тырышты, ләкин аның иң көчле эше кайбер сәбәпләр белән репертуардан алынды, ә соңгылары уртак канвадан әллә ни аерылып тормады. Ә бит биредә дә менә дигән иҗат лабораториясе оештырып була иде. Тинчурин исе­мендәге фестиваль моңа менә дигән форсат! Ләкин...

 
Үзгәрешләр кирәк, тик театр­дагы татар мохитенә зыян кил­мәсен иде. Репертуарга бер генә урыс әсәре керсен, анда инде татар рухы чирли башлаячак. Тинчурин театрында гаҗәеп матур телле татар артистлары эшли. Алар­ның теле урыс сүзләре бе­лән чуарланмаган әле. Яшь ар­тистларның татарча фикер­ләве – хәтта ка­мал­ларның борынына чиртә торган мисал. Сездән бу театрны татар драма театры итеп саклавыгызны сорыйбыз.


Кариев театры. Яшьләр театры түбәсе астына “Калеб” иҗат бер­ләшмәсен кертү – ул сезнең уңы­шыгыз. Ренат Әюпов төрле иҗади тәҗрибәләр үткәрә һәм, сизелеп тора, театрга кот керде.  Бу театрга уңышлар телик.


Районнардагы театр репертуарларын да телне саклау һәм үс­терү җәһәтеннән күз уңында тотсагыз иде. Балаларга урысча спектакльләр әзерләү – касса өчен яхшы. Ә киләчәк өчен? Тагын 10 түгел, 5 елдан аларның тамашачысы булырмы? Сүз уңаен­нан, иң актив Буа театрының сайты урысча эшли. Ул татар театрымы, урысмы?


Татар, татар дип такылдый бу димәгез, зинһар. Яшерен-ба­ты­рын түгел, урыс мохитендә яшибез. Безнең инде милли-мәдәни үзәк тә калмады. Үзегез әйт­меш­ли, татар театрлары милли үзәк функциясен үтәүдән туктамасын иде.

Күп функцияле үзәкнең үзәк өзгеч хәлләре

Президент программасы ни­гезендә авылларга яңа клублар салынды. Алар күп функцияле үзәк­ләр дип йөртелә. Заманында типовой дип аталган, студотрядлар өеп киткән түбәсе тишек, стенасы ярык клубларда эшләгән хез­мәт­кәр­ләргә бу беренче мәлләрдә оҗмах булып тоелгандыр. Районнарда еш булырга туры килә. Мәдәният бүлеге хезмәткәре булгач, безне иң әүвәл клуб эшчәнлеге белән таныштыралар. Яңа клублар якты, җылы, күбесендә бильярд өс­тәлләре тора. Ә менә сәхнәсе...  50 кешелек заллы яңа клуб сәхнәсенә, сыйса, 3 кеше сыя торгандыр. Ми­ңа калса, аны мәдәни сәхнә дип түгел, депутат мөнбәре итеп корганнардыр. Артистларга грим бүлмәсе (кием алыштыру бүлмәсе дип укыгыз) турында бөтенләй онытылган. Һәм менә шушында хезмәткәрләр үзешчән сәнгатьне үстерергә, авыл халкын клубка тартырга тиеш. Бик сирәк клубта гына штанкетлар бар. Ә алардан профессионаллардан һич кенә дә калышмаган декорация таләп ите­лә. Һәм алар бу таләпне үти дә. Чөнки авылларда мәдәниятне ихлас ярат­кан кешеләр эшли. Араларында 0,5 яки 0,7 ставкага эшли һәм шул ук планны үти торган кешеләр дә бар.


Бу очракта конкрет районны язып, кырыкка ярылырга торган мөдирне авыр хәлдә калдыру яхшы булмас. Беренчедән, үзләре шуны сорый. Икенчедән, һәр районда вәзгыять бер үк төрле.  Әйтик, бер авылда нинди тү­гәрәкләр бар дип сорадым. Бу – үзенең авыл советы да булмаган кечкенә генә авыл. Дистәгә якын түгәрәк санап китте. Билгеле инде, аның күбесе кәгазьдә генә. Чама белән 70  мор­җалы авылда ничек дистәгә якын түгәрәк оештырып булсын?! Клуб мөдиренең вакыты план тутыру белән үтә. Район өчен план, республика күләмендә билге­лән­гән эшләр планы, Россия күлә­мендә билгеләнгән даталар. Клуб мөдирләренә әллә нинди тузга язмаган мәсьәләләр дә кушыла. Мә­сәлән, районга Кытай делегациясе килеп төшкән. Мөдиргә җыр­лый-бии белә торган, зифа гәүдәле кызлар белән кунакларны каршы алыр­га кушылган. Ә бу авылда урта мәктәп тә юк. Нишләсен, ир­тәнге биштән сыер савучыларны уятып, аларны киендереп алып барудан башка чара калмый. Кызларны бит мәк­тәпле авыллардан җыярга ди­мәгәннәр. Аның өчен өстәмә чыгым, транспорт кирәк. Кө­ләр­гәме, еларгамы монда... 


Авылларда түгәрәкләр эш­ләми түгел, эшли. Кайвакыт шул­кадәр оста куллы, гаҗәеп талантлы бел­гечләргә юлыгабыз. Алар тегә, чигә, декорациясен үзләре ясый, буш җирдә театр коллективлары, хорлар оештыра. Үз­ләре бел­гәнчә эшли. Район үзә­гендә түгәрәк өчен хезмәт хакы каралса, клуб мөдире алты эшкә бер хезмәт хакы ала. Ләкин алар, план тутырып, кайнап чыгу чигенә җиткән. Бу мөдирләр бит эшкә алынганда үзләренең хыяллары белән кил­гән. Әйтик, менә берсе ирләр хоры оештыру турында хыяллана. Лә­кин аның бу эшен башкарырга вакыты юк. Әле бәйрәм җитә, әле “Ак калфак” килеп төшә, әле авыл яр­минкәләре үтә, укырга барырга, смотрларда катнашырга кирәк... Клуб мөдирләрен аерым җыеп, проблемалары турында сөйләшү вакыты да җит­кәндер, минемчә. Без күргәне – ул айсбергның бер кыйпылчыгы гына. Бәлкем, авылда яшәүче халык санына карап (бүгенге реаль саннарга таянып), планны киме­тергә кирәктер? Алар үзләре моны башкара алмый. Киметерләр иде, мә­дәни рейтингта район аска төшә. Һәм яңа клублар проектлаганда да театр белгечләре фике­ренә колак салынсын иде.

Кем күп эшли – шул күп кыйнала

Иҗади берлекләр турында сүз күп булды. Башлыча Язучылар берлеге эшчәнлеге кискен тән­кыйтьләнде. Берлекләрнең ни­гә кирәге бар дигән сорау да куелды. Сез иҗат кешеләренә аралашу өчен, берлек аша инициатива һәм проектлар белән чыгу өчен, дидегез. Һәм рәссам­нар бер­лекләре күп булгач, алар дәүләт акчасын алу өчен үзара конкурентлык булдырдылар, тиз­рәк үзгәреп, проектларын тәкъ­­дим итә башладылар, дидегез. Ләкин аерылганны аю, бү­ленгәнне бүре ашар дигән мәгъ­лүм мәкаль дә бар бит әле. Берлек­ләрнең кү­бәюенә рәс­самнар үзләре бик шат дип әйтеп булмый. Шул ук вакытта биш берлекле Татарстан сынлы сәнгать үсеше, дөньяны шаккатырырлык әсәр­ләр белән мактана аламы? Соңгы вакытта куелган һәй­кәл­ләрне алсак, аларны һуш китәрлек дип бәяләп булмый. Гомумән, Казанның йөзе ботокс­лы ясалма кызны хәтер­ләтмиме? Татармы ул, башка милләт кешесеме – чурт белсен. Проектларны оста язалардыр анысы, ләкин Татарстан Рәс­сам­­нар берлеге белән Россия Рәс­самнар бер­легенең Татарстан бү­леге арасында барган көрәш җә­мәгать­челекне хафага сала. Илнур Си­раҗиев – яшь, кыю, Зөфәр Гыймаев – олпат, тәҗри­бәле, милли җанлы. Зөфәр абый­ның милли сән­гатькә керткән өлешен берничек тә бер сел­тәнүдә юкка чыгарып булмый. Ул иҗатта. Ләкин күп вакытын доносларга җавап бирү, гайбәт белән көрәшү ала.  Аннан килеп, Суриков исемен­дәге сынлы сәнгать институты филиалын сак­лап кала алмауга да бүлгәләнеп бетү сәбәпче булмадымы икән? Кыскасы, уйланырга җим җитәр­лек.


Шуңа күрә, ярый әле Язучылар берлеге үзенең бөтенлеген саклый ала, дип шөкер итик. Бәлкем ел әсәрен язуга бер­лекнең катнашы юктыр да. Ләкин ул фикер алышуга төрле кыю фикерле ке­ше­ләрне җыя ала. Мәсәлән, мәктәп­ләргә прокуратура тикшерүләре башлангач, Татарстанда ата-ана­лар берләш­мәсе оешты. Менә шушы бер­ләшмә вәкиле Айсылу Галиева ел нәтиҗәләрен ясаганда балалар әдәбиятына күзәтү ясады. Әдә­бият белгечләре җитәрлек юкса. Ләкин берлекнең ана, милләт өчен җан атучы яшь кешенең фикерен ишетәсе килде. Бәлкем бу – кечкенә мисалдыр. Ләкин бүген безгә бер-беребезне кыйнау һәм бүлгәләнүгә чакырудан бигрәк, бер­ләшү, сүздән гамәлгә күчү кыйм­мәтрәк. Сез ул эшне башладыгыз да инде. Булганны саклау һәм нәтиҗәлелекне арттыруда Сез­­­гә уңышлар телибез.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 5, 11.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!