ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Мәскәү һәм татар дөньясы


Мәскәү-Казан, урыс-татар мөнәсәбәтләре беркайчан да гади генә булмаган. 400-500 ел элек булып узган, Ауразия  халыклары яшәешенә тәэсир иткән хәл-вакыйгаларны, шәхесләрне, яла-ялганнан аралап, күп төрле дәлилләр китереп күзаллау омтылышы тарих белән кызыксынучы бер ватандашыбызны да битараф калдырмыйдыр, шәт. Берничә көн элек “Безнең мирас” журналы редакциясендә булып узган “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәт­кәре, тарихчы Булат Рәхимҗановның бу омтылышына – “Москва и татарский мир” китабына зур бәя бирде.

3-1
– Катнаш милләттән булуы белән дә Булат тарихны объектив яктыртуга дәгъва итә ала, – дип башлады сөй­ләшүне журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон. “Әйе, мин – катнаш милләт­тән. Әнием – яртылаш урыс, яртылаш мордва мил­ләтеннән. Әтием – Казан татары. Мин сөйләм телен аңлыйм. Әмма татарча сөй­ләшергә читенсенәм. Шә­һәр татарларының уртак бәласе бу”, – дип аңлатты үз чиратында урысча сөй­ләве­нең сәбәбен галим. Шунысы кызык: Булатыбыз инглиз телен яхшы үзләш­тергән икән. Тел үзләштерү сәләте аңа  ярты ел дәва­мында АКШның Гарвард университеты китапха­нә­сенә йөреп, инглиз те­лен­дәге чыганакларны өйрә­неп кайтырга ярдәм иткән. Касыйм ханлыгы буенча кандидатлык диссертациясе яклаган дәвердә үк шушы тема – урыс-татар мөнә­сәбәтләре белән кызыксынып киткән ул.


Мәскәү һәм татар дөнья­сы мөнәсәбәтләре белән кызыксынып китүен: “1990 нчы елларда дәреслекләрдә Казан ханлыгы турында мәгълү­матлар бик аз иде. Язылганнарга ышансаң, Алтын Урда таркалганнан калган мес­кен татар ханлыклары үләр­гә әзерләнгән. Ниш­ләп­тер һаман үлмиләр, урыс дәүләте басып алганны көтәләр. Билгеле, болай була алмый. Аз язылуы да сәер”, – дип аңлатты ул. Касыйм шәһәре белән кызыксынып китеп, Московиядә мондый берничә кала булганлыгын ачыклагач, шуларны өйрәнә башлагач, бу теманы киңрәк яктыртырга дигән фикергә килгән галим.


– Әле бит язмышын Мәскәүгә бәйләргә ният­лә­гән, Мәскәү дәүләтенә хез­мәткә кергән морзалар да бар. Шушы рәвешле татар һәм урыс, ислам һәм православ дөньялары мөгамәлә­ләрен яктыртырга дигән максат куйдым. Казанның соңгы җитәкчесе Ядегәр ханның  (ул ахыргача сугышкан) тәхеткә менгәнче сигез ел дәвамында Мәс­кәүдә хезмәт иткәнен ачык­ладым. Кыскасы, вәзгыять кайберәүләр язганча бик үк гади булмаган. Күпчелек галимнәр кешеләрнең шәх­си дәгъвалары, үпкәләре вакыйгаларга тәэсир итми дип исәпли. Киресенчә, нык тәэсир итә дип уйлыйм. Китабымда шундый четерек­ле мәлләрне искәртеп барырга, чыганакларда язылганны, күңелем, акылым аша уздырып, укучыга җитке­рергә тырыштым. Бездә дә нәшер итеп була иде. Мин аны махсус, күб­рәк таралсын дип, Санкт-Петербургта бас­тырдым. Инде аңа ун рецензия чыкты, – дип сөйләде ул.

Ялгышлар күчеп йөрмәсен иде

– Мин Булатның Касыйм ханлыгы турындагы китабына да рецензия яздым. Ул чакта ук, бу – өметле егет, дип язган идем. Хәзер сөе­нәм: ялгышмаганмын. Без кайчагында күреп, бәяләп тә бетермибез. Соңгы елларда Татарстаныбызда булган иң зур эшләрнең берсе – Тарих институтын оештыру һәм аның нәти­җәле эшләве. Институт тә­гаен кешеләрдән туплана. Яшьләрдән иң өметлесе арабызда утыра. Әллә ни зур булмаган арада ике зур монография язып чыгаручы һәм Россия тарихчыларын моңа җәлеп итүче башка галимебез күренми. Мин­нән аермасы шунда: ул чит ил чыганакларын алар­ның үз телен­дә укый һәм чит ил галим­нәре белән аралашып яши. Бу – аның искитмәле өс­тенлеге. Бәл­кем бу каннар кушылганнан киләдер, белмим. Бездә гадәттә тради­цияләр өстен­лек итә. Кер­гән бер ялгыш китаптан китапка күчеп дәвам итә. Мин кайбер хилафлыкларны искәртеп карыйм, игътибар итмиләр. Әйтик, Казан ханлыгын Мәх­мүтәк оештырган дип баралар, югыйсә нигез салучы, башлаучы аның әтисе – Олуг Мө­хәммәт хан. Әлеге фикерне Булат беренче китабында да, икенчесендә дә дәлил­ләп чыкты. Олуг Мө­хәммәт беренче тапкыр урыс гас­кәрен Белевта, икенчесендә Суздальдә тар-мар иткән. Шул җирдә Касыйм ханлыгын оештырган. Тик аңа һаман һәйкәл юк. Бер китапка ун рецензия язылу – тарихта булмаган хәл, – дип, тарих фән­нәре докторы Фәйзелхак Ислаев яшь галимнең эш­чән­легенә югары бәя бирде.


Энциклопедия институты галиме Булат Хәми­дуллин исә адашының үзе­бездәге һәм чит илләрдәге чыганакларны күп өйрә­нүенә, аның инглиз телле генә түгел, немец телле әдәбият белән дә яхшы таныш булуына соклануын белдерде. “Рецен­зияләүче­ләргә вак-төяк фактларга абынмыйча җавап бирде ул. Фактларны, вакыйгалар агышының ничек булганын белгәнгә, тарихка  өстән торып, системалы караган ул. Китапның яңалыгы да шунда. Китапның тышлыгында ук “XV-XVI гасырлар” дип тәгаенләнгән. Ул чордагы татар-урыс дөньясы мөнә­сәбәтләрен киң колачлавы белән аерылып тора бу хезмәт”, – дип, хезмәтнең үзенчәлеген билгеләде ул.  “Иван Калита, Мәскәү шә­һәре Үзбәк хан фәрманы белән калкып чыга, үзәккә әйләнә. Мәскәү экскурсоводларын тыңлап торганым бар: бу хакта берни әйтмиләр, сөйләмиләр. Югый­сә аңа анда һәйкәл куярга тиешләр. Шунысы кызык: Казан алынып, ярты гасыр үткәннән соң, бире­дәге урыс дворяннары арасында Казан патшалыгы төзер­гә кирәк, дигән чакыру киң тарала. Әлеге факт та күпчелек замандашларыбызга мәгълүм түгел”, – дип, гыйбрәтле хәлләрне ис­кәртте Б. Хәмидуллин.

Олуг Мөхәммәткә һәйкәл куйыйк

– Мин бу китапны татар дәүләтчелеге тарихын өй­рәнүдә яңа сүз дип аңла­дым. Дөньядагы иң катлаулы тарихларның берсе безнекедер инде. Совет чорында объектив тарихны язарга рөхсәт булмады. Хәзер күп язалар. Әмма шул хәтле күп төрле фикер: еш кына адашып каласың. Әмма төрле фикерләр булу бик әйбәт. Әкренләп әле ул эзенә төшәр, хакый­катькә якынаербыз дип уйлыйм. Сезнең әйтүегезчә, Булат тау башына менеп, тарихыбызга караган икән. Чыганаклары искиткеч күп. Дөрес, 90 проценты урыс һәм Көнбатыш чыганаклары икән. Шәрекъ галимнәре азрак. Әле Кытайда, хәтта Ватиканда бар, диләр. Урта гасырларда Московия Алтын Урданың бер өлеше генә булган. Ул вакытта Казан ханлыгы аның белән тигез дәрәҗәдә ярышкан, көрәшкән. Алтын Урда чорындагы Мәскәү кенәз­ле­генең хәле белән мин бүген­ге Татарстанның Россия­дәге хәлен чагыштырыр идем. Монда бик күп ох­шашлык­лар бар, минемчә. Әмма бүген Московиянең тарихы Казан ханлыгы тарихына караганда йөз мәр­тәбә артыграк өйрәнелгән. Чиркәү архивларында тарихыбызга кагылышлы материаллар күптер дип уйлыйм. Әле аңа керә алмыйбыз. Бүген Олуг Мөхәммәт хан хакында сүз чыкты. Ул һәйкәл бар, ясалган, ләкин куймыйлар. Атка атландырып ясалган ул. Һичшиксез, Олуг Мөхәммәт­кә һәйкәл куелырга тиеш. Сөембикәгә һәй­кәл кую турында да сүз бара. Камил Муллашев аның проектын  безгә тәкъ­дим итте. Аңа да кирәк. Югый­сә безнең тарихыбызны төрле яклап йолкыйлар. Камил ага аны Казан Кремле итәгендә куярга тәкъ­­дим итә. Озакламый Сөем­бикә ханбикәнең тууына 500 ел тулачак. Шушы уңайдан мин ТР Фәннәр ака­де­мия­сенә халыкара кон­­фе­рен­ция уздырырга тәкъ­дим иттем. Мәскәү белән Казан мөнәсәбәт­лә­ренә килгәндә, анда безгә һаман мөнәсәбәт тискәре. Шартнамәне дә озынайтмадылар, тел мәсь­ә­ләсендә дә киртә салдылар. Урыс-та­тар мөнә­сә­бәтләрен белү, кайсы ха­лык­ның дәүләт тө­зелешенә күпме өлеш керт­кәнлеген ачыклау безнең өчен бик мөһим, – дип, депутат һәм шагыйрь Разил Вәлиев Булатны әлеге эш­чәнлеген дәвам иттерергә, тиражы бик аз икән, дип бу китабын Казанда да чыгарырга киңәш итте.


Чыганаклар уңаеннан Разил әфәнде, Иван Грозный шактый укымышлы кеше булган дип сөйлиләр, Казандагы китапханәне, бәл­кем, яндырмагандыр, сак­­лаган­дыр, дигән фикер җиткерде. Бу фаразга Ф. Ислаев: “Иван Грозныйның максаты – хәтерне юкка чыгару. Чыганак ул – тарихи хәтер. Шуңа күрә Казандагы китап-кулъязмалар яндырылгандыр. Әле бер үк дәүләттә булып, яңа патшалар тарихны үзенә җай­лаштырып, үзгәрт­тереп яздырган бит”, – дип каршы төште. Разил әфәнде  моның белән килеште.


“Түгәрәк өстәл” ахырында Булат Рәхимҗанов,  киң катлау укучыга аңлаеш­лырак, якынрак булсын өчен,  хезмәтнең фәнни-по­пуляр вариантын Казанда чыгарырга җыенуын хәбәр итте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 28, 27.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр