ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

Фәкыйрьлекнең чиге кайда? Татарстанда әнә шул сорауга җавап эзләячәкләр

 

Россиядә 2024 елга кадәр фәкыйрь кешеләр санын ике тапкыр азайтмакчылар. Татарстан да фәкыйрьләргә ярдәм итүне, аз керемлеләр санын киметүне максат иткән махсус пилот проектта катнаша. Кичә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында әнә шул хакта да сөйләштеләр.

1-1

Кеше ни өчен ярлылык чи­генә килеп җиткән, сәбәп­лә­ре нидә, аны булдырмау өчен нәр­сәләр эшләп була? Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, проектка алынганчы, иң беренче нәү­бәттә шул сорауларга ачыклык кертергә кирәк. Бу уңайдан Татарстан Хөкүмәте Бөтен­дөнья төзекләндерү һәм үсеш банкы белән үзара килешү дә төзеде. 2018 елның 1 декаб­реннән гамәлгә кергән пилот проект чаралары быел 30 ноябрьгә кадәр дәвам иттере­ләчәк. Премьер-министр Со­циаль яклау министрлыгы вә­килләрен һәр очракны аерым өйрәнергә һәм мөмкинлектән чыгып булышырга чакырды.

 
Бөтендөнья банкы эксперт­лары фикеренчә, Татарстанда фәкыйрь яшәүчеләр башка төбәкләр белән чагыштырган­да азрак. Алар аз керемлелекне эшсезлек аркасында килеп чы­га дип аңлата һәм социаль ярдәм вакытында күрсәтелергә тиеш, диләр. “Социаль ярдәм­не безгә мөрәҗәгать иткән һәр­кемгә пособие, акча өлә­шеп утыру дип кабул итү дөрес түгел, – ди хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира За­рипова. – Эшсез калганнарга эш­кә урнашырга булышу, ки­ңәш бирү, яңа һөнәргә укыту, өйрәтү – болар барысы да ке­шенең тормышын көйләү һәм җайга салу өчен башкарыла”.

Аның тел төбеннән аңлашыл­ганча, кемгәдер бер тапкыр булышу да җитә, кемдер тагын да күбрәккә исәп тота. Шуңа күрә һәркайсын адреслы өйрәнмәк­че­ләр. Хөкүмәт гаиләләргә күп­ләп тә, азлап та, акча таратып утырырга җыенмый.  


Статистика буенча, Россия халкының 13,2 проценты ярлылык чигендә. Бу күрсәткечләрне Татарстанда да исәпләп чыгарганнар: ул 7,7 процентны тәшкил итә, ягъни 299 мең кеше яшәү минимумыннан түбәнрәк айлык керемгә ия. Яшәү минимумы дигәндә, хезмәт яшендәге кеше­ләргә ул 11 мең 280 сум туры килә. Әйбер бәяләре белән чагыштырганда, бу сумма, әлбәттә, югары түгел. Шулай да пилот проект кысаларында аз керемле гаиләләр күпме акчага өметләнә ала? Ул сорау, мөгаен, күпләрне кызыксындыра торгандыр. Тик бу хакта министрдан төгәл җавап ишетә алмадык. Гомумән алганда, 2019 елда халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен республика казнасыннан 8 миллиард сум акча бүленгән.


Халык пособие һәм субсидия сораудан тыш, сәламәтлек сак­лау, мәгариф, хокук бозылу, пенсия билгеләү һәм тагын бик күп тармаклар буенча проблемалар килеп чыкканда да, ярдәм көтеп, социаль яклау бүлеклә­ренә мө­рәҗәгать итә. “Кайчакта, үзебез булыша алмасак та, гозерле кешене кире борып чыгармас өчен, башка оешмалар белән элем­тәгә керәбез, хатлар язабыз”, – ди Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. Республикада авыл­ларга йөри торган мобиль бригадалар да шул уңайдан барлыкка килгән. Шәһәр, район үзәкләреннән ераграк урнашкан авыл халкы янына бер төркем белгечтән торган бригада бара. Алдан ул хакта җирле үзидарә җитәкчеләре аша хәбәр җитке­рәләр. Кемнең нинди соравы барлыгын ачыклыйлар. Сала халкының кулланучылар хокук­ларын яклау хезмәт­кәрләренә, хокук белгечләренә сораулары аеруча күп була икән. Татарстандагы мобиль бригадалар эш­чәнлегенә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов та уңай бәя бирде. Аның фикеренчә, Татарстан тәҗрибәсен башка тө­бәкләргә дә өйрәнү зыян итмәс иде.


Татарстанда эшсезлек проб­лемасы, башка төбәкләр белән чагыштырганда, кабыргасы бе­лән килеп басмаса да, Алексей Песошин бу өлкәдә әле тагын да тырышыбрак эшләргә чакырды. “Саннар – саннар инде ул, ә кешене эшле итү өчен төрле юнәлешләрне карарга кирәк. Демографияне дә онытмыйк. Килә­чәктә хезмәткә яраклы яшьтәге­ләр саны ел саен кимеячәк һәм эшче көчләр табуда авырлыклар килеп чыгачак”, – диде ул.


Министр һәм башка чыгыш ясаучыларның һәркайсы туучылар саны кимүгә борчыла. Шунысы бераз тынычландыра: 2017 елда сабыйлар 2016 елдагыга караганда 10 процентка азрак туган булса, узган ел бу күрсәткеч 3,7 процент кына тәшкил иткән. Халык саны күзгә күренеп ки­мегән районнарны да әйтеп уздылар. Алар арасында Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә дә бар. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькә кадәр табучыларга – 50 мең сум, өченчесен 29 яшькә кадәр тапканнарга 100 мең сум күләмендә акча бирү кебек кызыксындыру чаралары да кү­релә. Ә кеше нигә бәби алып кайтырга ашыкмый? Ул сорауларга җавап эзләү өчен, авыл җирлеге башлыклары өйдән-өйгә йөрер­гә тиеш. Аларга шундый бурыч йөкләделәр. Яшь ханымнар, үзидарә җитәкчесе, берәр көнне өегезгә сугылып, ник балага узмыйсың, дип кызыксына башласа, берүк аптырап калмагыз!   


Быелдан пенсия билгеләү һәм түләү буенча федераль законга үзгәрешләр керде. Хатын-кызларның да, ир-атларның да пенсиягә чыгу яше артты. Шул ук вакытта олы кешегә эшсез калу проблемасы да яный. Моны алдан ук кисәтү җәһәтеннән, Хөкү­мәт дәрәҗәсендә төрле чаралар күреләчәк икән. Эльмира Зарипова әйтүенчә, пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләрнең, ягъни 55 яшьлек хатын-кызларның һәм 60 яшьлек ир-атларның хезмәт базарында хокукларын яклауга зур әһәмият биреләчәк. Татарстанда бу категориягә элә­гү­челәр саны 27 меңнән артык. Алар республика буенча 9 мең оешмада хезмәт куя. Әгәр оешма бөлгенлеккә чыкса, эшче кыс­картуга эләксә, урамда калмасын өчен, аларны яңадан укыту, һөнәргә өйрәтү, белгечлекләрен үзгәртү бурычы килеп баса.


Узган ел пенсия яшенә якынлашучы 3 меңнән артык кеше мәшгульлек үзәкләренә эш сорап килгән. Аларның 1300гә якыны белгечләр ярдәме белән эшкә урнашкан. Белгечләр андыйлар саны быел һәм киләсе елларда тагын да күбрәк булырга мөмкин дип фаразлый. Эшсезлек мәсьә­ләсен өйрәнә башласаң, кызык кына фактка юлыгасың. Кемдер, эш эзләп, мәшгульлек үзәге юлын таптый. Ә кайбер өлкәләрдә көндез шәм яндырып эзләсәң дә, эшләргә кеше табылмый. Бигрәк тә төзелеш, транспорт тармакларында буш вакансияләр һәрва­кыт булып тора. Андый бушлыкны киләчәктә дә мигрантлар хисабына тутырмакчылар. Алар өчен квоталар каралган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 4, 11.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!