ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

Өч телле мәктәп Яшел Үзәндә бар


Бәлки, арттырып әйтәсең, диючеләр табылыр. Әмма Яшел Үзән шәһә­рендәге 3 нче гимназия­нең бүгенге шартларда мондый дәрәҗәдә белем бирә алуы, һичшиксез, мактауга лаек. Халыкара туган телләр көнендә гимназиядә “Үз халкын данга күмгән татарлар” төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең дүртенчесе узды.

3-1
“Шушы җирдән, шушы туфрактан без...”

Күз алдына китерегез әле. Урысча белем бирүче, директоры да урыс миллә­теннән булган мәктәптә конференция бара һәм анда балалар татар телендә татарлар турында язылган фәнни эшләрен яклый. Шул рәвеш­ле гимназиядә оештырылган “Күренекле татарлар” музее яңа экспонатларга байый. Фәнни эшләрен әзерләгәндә балалар якташлары турында мәгълүматлар эзлиләр, онытылган шәхес­ләрне ачык­лыйлар. Әлбәттә инде, күбесе үз авылы турында “кайгырта”. Быел “Ул шушы җирдә туып үскән” номинациясендә, мәсәлән, язучылар Фаил Шәфигуллин, Азат Вергазов, тел галиме Фәрит Йосыпов, мәгърифәт­че Заһидулла Шәрәфиев турында язылган фәнни эшләр зур кызыксыну уятты. Иң мөһиме, укучылар булган әдәбиятка гына таянмаганнар. Үзләре дә герой­ла­ры­ның туганнарын эзләп тапканнар, алар белән әңгә­мә корганнар. Шулай итеп, якташлары турында мәгълү­мат җыюга шактый өлеш керткәннәр. Үз тирәсендәге кешеләрнең эш-гамәлләрен тану, күрә белү – минемчә, бигрәк тә сөнечле хәл. Бу яктан Апас районындагы Борнаш мәктәбеннән Рузия Ха­физо­ваның – бабасы, Күгеш мәк­тәбеннән Алинә Сафина­ның апасы турындагы фәнни эшләр игътибарга лаек.


Гомумән, балаларны мил­ли рухта тәрбияләүче бу конференциянең чик­лә­ре бик киң. Ул быел да җиде секциядә эшләде. Анда Татарстаннан гына түгел, ут күрше Чуашстан, Мари Иле Республикаларыннан да килгәннәр иде.

Өч катта – өч тел

Гимназия өч катлы бинада урнашкан. Беренче катка килеп керүгә, урыс дөньясы каршы ала. Балалар да урысча сөйләшә, стендлар да урыс телендә эшләнгән. Икен­че кат – татар иле. Монда йөргәндә үзеңне, һич­шиксез, татар мәктәбенә килеп эләккәнмен икән дип уйларга мөмкинсең. Дөрес, ара-тирә урысча сөйләш­кән­нәре дә ишетелә. Хәзер инде андый күренешләр, ни кызганыч, татар мәктәплә­ренә дә хас. Ә өченче катта безне “инглизләр” каршы ала.


Мәгариф системасында соңгы вакытта күзәтелгән яңа­­лыклар, әлбәттә инде, гимназиядә татар телен һәм әдәбиятын укытуга да саллы үзгәрешләр керткән дип уйларга кирәк. Ишетүемчә, шак­­тый гына татар теле укытучылары кыскартылуга дучар булган. Әмма гимна­зия­дә элек­кечә татар рухын саклап кала алганнар. Бу биг­рәк тә Халыкара туган тел­ләр көне уңаеннан әзерләнгән “Әби­ем сан­дыгы” бәйрә­мен­дә сизелде. Татар телендә чыгыш ясаучы балаларның да кайсы урыс милләтеннән, кайсы кат­наш гаиләдән булып чыкты.


Бүген гимназиядә 11 милләт вәкиле укый икән. Халыкара туган телләр кө­нендә, әти-әниләрне дә чакырып, балалар 11 телдә чыгыш ясыйлар, котлыйлар. Ә татар телен барысы да диярлек аңлый, өйрәнергә тырыша. Балалар бу гамәлләрен үзләренчә аңлаталар. Бе­ренчедән, без Татарстан Республикасында яшибез бит, дисәләр, икенчедән, аларга гимназиядә инде күп еллардан бирле эшләп килгән “Күренекле татарлар” музее уңай йогынты ясый икән.

Дүрт музей

Шулай булмыйни! Монда бит дөнья, ил, республика күләмендә танылу алган татар кешеләре турында сүз бара. Укучыларны шушы шә­хесләр үрнәгендә тәр­бия­ләр өчен менә дигән урын. Экскурсияләр дә өч телдә алып барыла. Беренче сафта – Рәшит Кәлимуллин, Рәшит Сабиров, Айрат Димиев, Дилә Барышева кебек якташлары. Туфан Миңнул­лин, Разил Вәлиев, Мәсгут Имашев, Эльмира Шәрифул­лина кебек шәхесләребез дә музейга уңай бәя биргән. Мәсәлән, Туфан абый болай дип язып калдырган: “Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гим­назиясендә булып, канәгать­лек хисе алып китәм. Укыту рус телендә барса да, татарча белем бирү дә үз дәрә­җәсендә алып барыла дигән фикер туды. Гимназия алдынгылар рәтендә, һәрчак шулай булсын иде”.


Әйтергә кирәк, телгә, милләткә шундый игътибар булса да, бу гимназиядә булачак математиклар, инженерлар укый. Укыту юнә­леше ­шушы фәннәргә бәйле чөн­ки. Бу яктан караганда, 30 елдан артык эшләп ки­лүче Космонавтика музее – укучылар өчен менә дигән байлык. Фондта аз да түгел, күп тә түгел, 3423 экспонат, 497 китап, 123 альбом бар. Елына уртача 1000–1500 кеше музей эшчәнлеге белән таныша. Юрий Гагарин исеме белән бәйле экспонатларны бигрәк тә кадерләп сак­лыйлар. Укучылар беренче космонавтның әнисе Анна Тимофеевна янына кунакка да барганнар. Ул аларга “Слово о сыне” дигән китап бүләк иткән. Монда Гагарин автограф куйган китап та саклана. Музей әгъзалары Киров шәһәрендә үткәрел­гән Циолковский укуларында, Гагарин шәһәрендә оештырылган Гагарин укуларында актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Андыйларга техник институтларга туры юл ачыла.


Судно төзелеше тарихы музее да шундыйлардан. Аларны А.М.Горький исе­мендәге судно төзелеше предприятиесе көтә. Бу заводта эшләүчеләрнең 30 проценты – гимназиядә укучы балаларның һәм укы­тучыларның әти-әниләре, әби-бабалары. Шуңа да алар бербөтен булып яшиләр. Очрашулар үткәрәләр. Пред­приятиенең ярдәме дә күп тия. Нәрсә дисәң дә, үзләре­нә алмаш әзерлиләр бит.


Әлбәттә инде, үткәннәр турында сөйләгәндә без, гадәттәгечә, тарихын белмә­гәннең киләчәге юк, дигән тапталган гыйбарәгә әйлә­неп кайтабыз. 3 нче гим­назиягә бу яктан да тел-теш тидерерлек түгел. Аларда “3 нче гимназия тарихы” музее да уңышлы эшләп килә. 1936 елда ачылган уку йортының тарихы бик бай. Ул нинди генә чорлар ки­чермәгән дә, кемнәр­гә генә белем бир­мәгән! Бү­лекләр дә шуңа ишарә ясый: тарихы, чыгарылыш укучылары, гим­на­зия­нең горурлыгы, бүген­ге гимназия. Кыскасы, эзлә­нәсе дә эзләнәсе әле.


Әйтергә кирәк, гимназия директоры Марина Ильина җитәкче буларак хезмәт иткән вакыт – тарихка кереп калган һәм каласы үзе бер чор инде ул. Нинди генә өл­кәне алып карасаң да, гим­назиянең уңышларын һәм бүләкләрен санап бе­терә торган түгел. Шулай да Марина Анатольевна беренче чиратта күптеллелек­кә игътибар бирә. “Һәр бала үз телен, гореф-гадәтләрен бе­лергә һәм сакларга тиеш, шулай булмаганда, милләт­пәр­вәр, ватанпәрвәр үс­терәбез дип шапырынуның бернинди мәгънәсе юк”, – дип ассы­зык­лый ул бу гамәлен.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 29, 27.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!