ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Оруэллча яшим дисәң...


Рәсми булмаган мәгълүматны кысрыклауда яңа адым көтелә. Бу атнада Думаның Мәгълүмати сәясәт буенча комитеты “чит ил агентлары” турындагы законга төзәтмәләрне тикшерде. Бик тиздән “агент” дигән келәймә мәгълүмат чараларына гына түгел, андый статус алырга өлгергән чаралар белән хезмәттәш­лек итүче журналистларга да тагылырга мөмкин.

2-2
Башкача әйткәндә, “Азат Европа”, “Азатлык”, аның Татар-башкорт редак­ция­се, “Идел-Реалии”, “Америка тавышы” ише мәгълүмат ресурсларына берничә кәлимә сүз, рәсмилектән тайпылган фикер язып җибәрдеңме, маңгаеңда мөһер­гә урын әзерлә. Дошман тегермәненә су койган өчен. Россиядәге обывательнең колагын альтернатив фикердән аралау, саклау мөһим. Чөнки ул – ересь, котырту. Фикер бөтенләй юк икән – тагын да яхшы. Белмәү – мәгълүм әйтемдәгечә, тыныч йоклау ул, көч җыю. Нәкъ шуңа күрә сафсата таратучы “убыр”ларны махсус тамга белән тамгалыйсы. Кирәк санаганда эзәрлекләү, ау (“охота на ведьм”) җи­ңеләйсенгә.


“Белмәү – көч”. “Сугыш ул – тынычлык”. “Ирек ул – коллык”. Джордж Ору­элл­ның данлыклы романы, андагы дәү­ләт­нең өч төп шигаре исегезгә төштеме? Әле анда тагын уй полициясе, Дөреслек министрлыгы, күрсәтеп-сөйләп кенә калмыйча, бәндәне көне-төне күзәтү астында тотучы видеокамера-телеэкраннар да бар. Романда сурәтләнгән каты тоталитар режим Россиядә бүгенгә булмаса да, журналистка “чит ил агенты” ярлыгы беркетү, ягъни кешене даими шөбһәдә тоту, шундый юл белән аны тәрбия кылу, абсурдка җиткән шикчеллек ул җәм­гыятькә берничә адымга якынаюны аңлатмыймы?


“Белмәү – көч”. Әлбәттә, шулай. Ха­лык “Дөреслек министрлыгы” хакыйкать­кә санаганны гына белә икән, власть көчле.Гавамны тулысынча сукыр вә чукрак итсәң, хакимят өчен алтын гасыр ярала. Пермь краеның Кунгур шәһәре янындагы озын мәгарә эченә кергәч, шундагы зур булмаган күлләрдә яшәүче ба­лык­ларны күрсәткәннәре истә. Караңгыда яшәп, мескеннәр сукырайган. Алар якты дөнья, якты сулыклар барын белми. Аларны җиңел генә тотарга, майлы табага салырга була. Мәгълүмат иреген кысучы һәр адымнан соң, бездәге “олы абзый­лар”га да сукыр, күрмәүче-белмәүче, юга­рыда “ә” дигәнгә хор белән “җә” дип кычкыручы халык кирәк, күрәсең, диясе килә.


“Сугыш ул – тынычлык”. Оруэлл су­рәтләгән дәүләт даими сугыш хәлендә. Тынычлык хакына. Сүриядә Россия алып барган сугышны да шул рәвешчәрәк аңлаттылар түгелме? Террорчыларны үз дәүләтләрендә дөмектерәбез дә, алар безгә килеп җитә алмый – тыныч яшәячәкбез. Сүрия кайда да, Россия кайда? Ислам радикаллары ни өчен нәкъ менә безнең илне сайларга тиеш иде соң? Сорау җавапсыз. Анда барып сугышып йөрүнең чын сәбәпләре, халыкка турыдан-туры беркайчан да әйтелмәсә дә, кызыксынган кешегә билгеле. Геосәя­си мәнфәгатьләр – ул регионда йогынтыны саклау (Тартус һәм Хмеймим хәрби базаларын яшәтү һәм киңәйтү) хакына үз халкын үзе газ белән тончыктыручы диктатор Әсадны кәнәфидә калдыру, яңа корал системаларын сынау, халыкара аренада мускуллар уйнатып, күп санлы дош­маннарыбызга: “Сез бездән куркырга тиеш!” – дию. Тик теләсә нинди сугыш, кан кою тынычлык хакына була алмаган кебек, ул – бер үк вакытта коточкыч җи­наять тә. Әллә “акыллы бомба”ларның Сүриядә мәктәпләр, хастаханәләр өстенә төшү очраклары булмадымы? Болар бит – Гаага трибуналы карарга тиешле әшәке­лек­ләр.


“Ирек ул – коллык”. Россиядәге азчылык халыклар, ирек дия-дия, үзләре дә сизмәстән, коллыкны якынайталар икән. Гәрчә тулы ирек, бәйсезлек сорамасалар, бары исән калу һәм азмы-күпме үсеш гарантиясе кирәк, дип чыксалар да. Ничек дисезме? Барысы да бик гади. Кемнәр­нең­дер тел дип, милли мәгариф дип януы, “өлкән туган”га әверелмичә, үзе булып калырга тырышуы Россиянең бердәмлеген, бөтенлеген какшата, аны көчсезләндерә. Ил көчсезләнсә, аны дош­маннар басып алачак, барыбыз да коллыкка эләгәчәкбез. Менә шулай. Ә сез “ирек ул – коллык” дигәнгә ышанмыйсыз. Мантыйк, җитди сөйләшкәндә, әлбәттә, үтә дә сәер. Сәер генә түгел, биредә патология, төгәлрәк әйткәндә, шизофрения дә ярылып ята. Шулай булса да, ул бар, яши...


Төзәтмәләр Дума тарафыннан хупланган тәкъдирдә, “агент”ка әйләнгән журналист елга бер мәртәбә аудит үтәргә, мәгъ­лүмат чараларында аның язмалары махсус билге белән тамгаланып барырга тиеш була. “Дөреслек министрлыгы” юк, тик юнә­леш “дөрес” алынган. Язманы тәмам­лап, романнан тагын бер цитата китерәсе килә: “Властьны беркайчан да аннан баш тартыр өчен алмыйлар”. Бу тезиста да бүгенге Россиягә, андагы вәз­гыятькә кагылышлы охшашлык-аналогия сизелмиме?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 95, 07.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр