ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

Илһамнан илһам калды. Татар халкы бөек җырчысын озатты


Илһам абый арабыздан китмәде. Чөнки ул – үзе үк җанлы җыр. Җыр – үлемсез. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына  җыр патшасы Илһам Шакиров белән хушлашырга килгән халык үзара әнә шулай сөйләште. Бу театрның залы меңнән артык  халыкны сыйдыра ала. Зал шыгрым тулы, урамда керә алмый калганнар да күп иде.

7-1
Гади халык арасында сөекле җырчысына багышлап шигырь язып алып килүчеләр дә бар. Аларның берсе – Хәмит Вәлиди. Хәмит абый халыкның күп килүенә бик шатланды. Хәтта Хәтер көненә дә чыкмыйлар, Илһам абый үлеме белән дә милләткә хезмәт итә, үзе янына күпме халыкны туплады”, – диде ул.


Хушлашу чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөенечле хәбәр җиткерде. Ул “Казан Экспо” халыкара күргәзмә залында 3000 кеше сыйдырышлы концерт залы булачагын хәбәр итте һәм әлеге залга Илһам Шакиров исемен кушу тәкъдимен әйтте. Залдагы халык әлеге сүзләрне алкышларга күмде.


Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, тарихи мирасны торгызу буенча зур эшләр башкарыла, рухи мираска да шундый ук игътибар кирәк, диде. Күренекле җырчының мирасын кайгырту, исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән Илһам Шакиров исемендәге фестиваль оештыру кирәклеген дә ассызыклады ул. “Кулдан килмәгән эшебез юк, безгә оешып китү генә кирәк. Тиздән Әмирхан Еники юбилее җитә, аны матур итеп үткәрик. Мондый иҗат кичәләреннән без байыйбыз гына. Ә инде Илһам абыйга игътибар исән чагында ук булды. Республика алдындагы казанышлары өчен ордены 70 яшьлек юбилеена ике көн кала барлыкка килде. Илһам абый бу орденны беренче булып алды. Илһам Ходай биргән сәләтен тулысынча халкына хезмәт итүгә багышлады. Хәтта безнең шушылай җыелышып аралашуыбыз да – Илһамның хезмәте бит ул. Әдипләребез, зыялылар, моңның тәрҗемәсе юк, диләр. Кичә, моңны Илһам исеме белән атыйк, дигән кызыклы фикер ишеттем. Әйе, Илһам арабыздан китте, ләкин илһам безнең белән калды”, – диде Минтимер ага.


Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина Илһам Шакировның консерватория тәмамлавы белән горурлануын әйтте. “Авылдан бер нота танымаган килеш килгән сәләтле бала югары белемнең әһәмиятен аңлаган. Илһам абый тулы бер чор барлыкка китерде. Без шушы чорда яшәвебез белән горурланабыз. Ул татар вокал сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрде. Өлкән яшьтәгеләр хәтерлидер, халык аның репертуарын җырлады. Юкса бит ул репертуар катлаулы иде. Ул җыры, моңы белән халыкны тәрбияләде, зәвыгын күтәрде. Мин ышанам, Илһам абый серләре, алымнары өйрәнелер һәм яшь буын җырчыларны укытуда файдаланылыр”, – диде ул. Камал театры артисты Ренат Таҗетдин исә җырчының җор теллелеген искә алды һәм аның исеме генә дә ябык ишекләрне ача, гастрольләрдә Шакиров дигәч, ябык рестораннар ачылып, безнең тамак туя иде, дип искә алды.


Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов аның белән үз язмышы охшаш булуын сөйләде. Икебезнең дә гаиләбезгә репрессия зәхмәте кагылган, икебезнең дә сәнгатьтә юллар бер тирә булды. Мин аны җыр патшасы дип атыйм. Ул, шундый олуг зат, талант иясе булса да, кече күңелле, гади, игътибарлы булды. Берзаман Мәскәүдә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән “Сорный моңы”н җырлап кайткач, ә бит мин дә аны җырлап карадым, ләкин синең дәрәҗәңә җитә алмадым, диде. Аның бу сүзләре тетрәндерде. Менә шундый гадел, гали, асыл зат иде ул. Аның белән хушлашу авыр миңа”, – диде ул.


Хушлашу чарасында өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә күп иде. Композитор Эльмир Низамов: “Мәңгелеккә китеп барам” дигән җыр моңсу, ләкин күңелгә ниндидер җиңеллек бирә, илһамландыра”, – дип, тәэсирләре белән бүлеште. Мәңгелек җыр, аның башкаручысы да мәңгелек, диде ул. Җырчы Айдар Галимов  Илһам абый белән хушлашу өчен төнлә буранда юлга кузгалуын әйтте: “Монда, билгеле, сәбәп табып, килми калсаң да беркем дә сүз әйтмәс иде. Ләкин минем өчен Илһам абый маяк булды, мин үз бурычымны үтәргә килдем. Илһам абый безгә бик зур мирас калдырды. Без бер яктан үзебезне ятим калган кебек хис итсәк, икенче яктан бик зур җаваплылык сизәбез. Безгә җыр сәнгатен аның югарылыгында дәвам итәргә кирәк”.


Татарстанның олпат шәхесен югалту уңаеннан хөкүмәткә күп кенә республикалардан, олпат шәхесләрдән телеграммалар килгән. Халыкка аларны да укыдылар. Илһам абый янында якыннары, апасы Зәйнәп тә бар иде.


Мәрхүмгә җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә укылды. Мәрхүмнең мәңгелек йорты Яңа Татар бистәсе зиратының үзәк юлында, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин каберләре янәшәсендә. Татар халкы газиз улы белән мәңгелеккә хушлашты. Илһам китте, халыкка илһам калды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 9, 18.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!