ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Әти дә акчалы. Бала бәхете күпме тора?

 

Белмәсәгез – белегез! Социологлар әйтүенчә, гаиләдә өченче бала әтиләр соравы буенча туа. Бу хакта сүз кузгатулары юкка гына түгел. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балаларга игътибарны тагын да арттырырга кирәк, дигәннәр. Якын арада ук “өченче”ләргә бәхет елмаймагае. Түрәләр ишле гаилә­ләргә Әти капиталы түли башларга тәкъдим иткән. Гаилә башлыкларына эш артамы?

g1
Илдә яңа төр түләү барлыкка килергә мөмкин. Россия иҗтима­гый палатасының Гаиләләргә, әни­ләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү комиссиясе ишле гаиләләргә Әти капиталы түли башларга тәкъдим иткән. Әлеге акча кемнәргә тиеш икәнен дә аңлатканнар. Өйләнгән һәм хатыны белән уртак өч баласын тәрбияләүче әтиләр дәүләттән матди ярдәмгә өмет итә ала. Шунысы да бар: Әти капиталы гаиләдәге икенче һәм аннан соңгы бала өчен түләнүче Ана капиталын алмаштырмый. Кем әйтмешли, әниләрнең – үз акчасы, әтиләрнең – үз­ләренеке. Гаилә башлыкларына да шул ук күләмдә матди ярдәм түләргә ниятлиләр. Бүген Ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә. Ул киләсе елда индексацияләнәчәк. Әти капиталын булачак пенсиягә, балаларны укытуга, торак шартларын яхшыртуга тотарга мөмкин булачак дип көтелә.

 
Документ авторы Сергей Рыбальченко сүзләренә караганда, сынау рәвешендә проект иң элек Ерак Көнчыгыш, Калининград өл­кәсе, Севастополь һәм Кырымда тормышка ашырыла башлаячак. Ерак Көнчыгышта, мәсәлән, ил халкының 5,5 проценты яши. Шуңа күрә биредә гаилә башлыкларына акча түләү өчен биш елга 70–80 миллиард сум җитәчәк дип фаразлана. Тора-бара Әти капиталы илкүләм чарага әйләнәчәк, ди.

 
Ни өчен бу адымга баруларын да аңлатканнар. Баксаң, бүген гаиләләргә ярдәм чараларының яртысыннан да күбрәге бер һәм ике бала тәрбияләүче гаиләләргә юнәлдерелгән икән. Ә бит итәк тутырып бәби үстерү – тагын да җаваплырак һәм чыгымлырак эш. Чит ил тәҗрибәсенә күз салсак, алга киткән илләрдә дәүләт ярдәменең 40 проценттан да ким булмаган өлеше өченче һәм аннан соңгы баласын тәрбияләүче гаиләләргә бирелә. Әти капиталының тагын бер өстенлекле ягын да әйткәннәр. Яңалыкны уйлап табучылар фике­ренчә, яңа төр матди ярдәм Ана капиталын тагын да көчәйтеп җи­бәрәчәк. Тапсыннар гына!


– Бала бәхетен акча бизмәненә салып үлчәп булмый, – ди Нурия абыстай Фазлыева. – Һәр бала үз бәхете белән туа. Аларны акча өчен тапмыйлар. Хатын-кызның иң зур бәхете – ана булуда. Ирләр исә гаиләне бала исәбе белән түгел, ә кул хезмәте белән тәэмин итәргә тиеш. Бәбине бушка алып кайту дигән нәрсә, гомумән дә, юкка чыкмагае.


Социолог Марина Трифонова әйтүенчә, эш акчада гына түгел.


– Тикшеренүләрдән күренгән­чә, гаиләдә өченче бала әтиләр соравы буенча туа. Әмма бүгенге җәмгыятьтә бала тәрбияләүдә әниләрнең роле зуррак. Әти капиталы әнә шул “хата”ны төзәтергә тиеш. Чөнки бәби үстерүдә гаилә башлыкларының тоткан урыны тиешенчә бәяләнми. Өстәвенә бу – финанс ярдәме генә түгел, ә ишле гаиләнең тотрыклылыгы, әтиләр­нең җаваплылыгы билгесе дә әле.


Мәсьәләнең тагын бер ягы да бар: бүген яшьләр бала табарга ашыкмый. Әни булу яше 27 яшьлек чиккә җитте инде. Болай дәвам итсә, хатын-кызларның өченче бала табарга өлгерми калуы да бар, ди белгечләр. Ә Әти капиталы тагын бер тапкыр уйларга мәҗбүр итәчәк, дип өметләнәләр.


Дамир НУРИЕВ, өч бала әтисе (Казан):

 
– Беренче кызыбыз өйләнешүгә үк туды. Хатынымның йөклелеге турындагы хәбәр икебез өчен дә көтелмәгән хәл булып чыкты. Икенче баланы, апасына иптәш булсын, шулай кирәк, дип алып кайттык. Ә менә өченче баланы, чыннан да, хатыннан бигрәк, мин теләдем. Өйдә утырып ардым, кеше янына эшкә чыгасым килә дисә дә, ризалашты. Бүген өч бала тәрбиялибез. Мин – бәхетле әти. Яңалык гамәлгә керсә, гаилә башлыкларына эш артачак икән. Үземнән беләм: берүзең биш кешене туендыру өчен шактый тырышырга туры килә. Акчаны бер түлиләр дә, бетә ул, ә бала – зур җаваплылык.

 

  • Киләсе елдан илдә Ана капиталын электрон рәвештә генә бирә башларга мөмкиннәр. Нәтиҗәдә сертификатны рәсмиләштерүгә киткән вакыт ике тапкыр кыскарачак дип көтелә. Былтыр ил күләмендә 698 мең кеше сертификат алган. Шуларның 115 меңе электрон хезмәттән файдаланган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 78, 31.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр