// Сайттан табарга

// Газета архивы (иске версия)

// Форум

фикер алышу Re: Халкымнын йорек тибешен туктатмагыз!!!

 Рехмет ВТ! Куз кысып йоземдеге кызарыклыгымны киметкенен очен. 

Фанера

как мы относимся к концертам под фанеру?

ОТПУСК!!!

С 20 декабря в отпуск ухожу! :-) Предлагаю в этой теме поделиться где отдыхали, какие впечатления,...

Кем быть лучше?мужчиной или женщиной?

У каждого пола есть свои +. Ниже описаны за , из какого-то журнала. Почему хорошо быть женщиной....

Re: Халкымнын йорек тибешен туктатмагыз!!!

Цитата: shurele от 17 Июня 2008, 16:45:27 Еййе, еййе иртерек суккенмен икен шул, нишлетим сон май...

// Җәмгыять
Юа-юа юылган... Эчеп юкка чыккан талантлар турында

//ГӨЛСИНӘ ХӘБИБУЛЛИНА//

Быел көз хезмәттәшем Лилия: “Сездән ерак түгел авылда бик сәләтле бер егет яши, эшен дә булдырып эшли, әйткән сүзендә дә тора, шуның турында яз әле”, – дигән иде. Телефонын да бирде.

Шалтыратып, очрашу кө­нен килештек. Дөресен әйтим, N. миндә дә бик җылы фикерләр калдырды. Тыйнак, мактанмый, сорауларга борга­ланмый-сыргаланмый гына җавап бирә. Күрсәтерлек эше дә бар. Үз көче, үз тырышлыгы белән үз эшен, командасын булдырган, бик күп төрле заманча кораллары, бик матур идеяләре бар. Зур итеп, заманча йорт өлгертеп килә. Кыскасы, җылы гына язма язарлык мәгълүматлар күп. Ул чакта фотоаппаратым ватык булганга, N. белән рә­семне үзе китерергә дип килештек.

Килде ул. Тик бу инде мин алдагы көнне күргән егет түгел иде. Аягында нормаль басып торса да, шактый “кызган”. Үзе гафу үтенә: “Гөлсинә апа, минем шулай иләс-миләс йөри торган гадәтем бар инде”, – ди.

Ә минем исереккә, гому­мән, талканым коры. Исерек белән үсмәсәм дә, алардан балачактан курыктым. Хәтта уен-көлкеле булырга тырышкан, кеше көлдерәм дип маймылланганнарыннан да көлә алганым юк. Алай гына да түгел, әле күп очракта түзмим, “лекция” укырга керешәм...

Гадәттәгечә, бу юлы да аңлату эшенә керештем. Кайсыбер исерекләр, аягында көчкә басып торса да, үзен гел аек дип хис итә, ничек кенә кабынып китәргә, ничек кенә киресен укырга, бәйлә­нергә белми газаплана. Ә N.-да боларның берсе дә юк. Ул мине башын иеп тыңлап торды. “И, Гөлсинә апа, үзем дә дөрес эшләмәгәнемне беләм, тик туктый алмыйм бит, – ди ул. – Дуслар белән әз-мәз генә кабам дим дә, шуннан китә... Дуслар күп бит минем, әле берсенең, әле берсенең туган көне. Менә бүген дә хәзер туган көнгә китәм... Бармасаң, үпкәлиләр...”

– Кулыңда байлыгың барында дусларың күп булыр, ә бер көн килеп, акчасыз калсаң яки тазалыгыңны югалт­саң, янәшәңдә кем калыр соң? – дим. – Болай дәвам итсәң, ак­чаңны да, сәламәтлегеңне дә эчеп бетерәчәгең көн кебек ачык... Гаиләңнән бүтән беркемгә кирәгең калмаячак бит...

– Ә минем хатын ташлап китте инде, исерек белән яшәмим, диде. Бөтенесе берьюлы ишелде, түзәлмый эчәм мин, – ди ул, ачылып.

Гомергә исерекне жәллә­гәнем булмаса да, бөтенләй чит кеше булса да, нигәдер бу егетне жәлләдем мин. Бәлки үзенең ялгышканын аңлавы, бу баткаклыктан ничек чыгарга белмәве йогынтысыдыр? Әле алай да әйттем: “Ялгышканын белми, аңламый эчкән кешене әле аңлап та була кебек, синең кебек белә торып бу адымга бару икеләтә яман бит”, – дидем. Үзенә генә “лекция” уку белән чикләнә алмадым, әнисе белән дә элемтәгә кердем. Ул да өзгәләнә. “Дәвалануга алып барыгыз, әрәм була бит улыгыз, – мин әйтәм. – Һич югы, баштагы чорында тотынып ки­тәргә бер ышаныч булыр...”

– Бер алып бардык инде, файдасы булмады, – ди әни кеше.

– Тагын, тагын алып барыгыз, бәлки айнык чагында эше, тормышы җайланып ки­тәр дә туктарга бер сәбәп булыр, – дим.

Бу сөйләшүдән соң әле N. безгә берничә тапкыр килде. Айнымаган да, рәсеме дә юк. Ә мин, аны күрүгә: “Әле син һаман мондыймыни? – дип шелтәләүгә күчәм. – Эчеп бетерәсе, башкаларны эчертеп, әрәм итәсе булгач, нигә дип бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кара тиргә батып эшлисең, нәрсәгә ки­рәк ул сиңа”, – дим (аның бригадасы егетләренең нәкъ шулай эшләүләре турында берничә кешедән ишеттем). Килешә. Туктыйм, айныйм, ди. Ышанасы килә дә бит... Кызганыч, күпме сәләтле кешелә­ребез шушы упкында әрәм булды, була. N. кебек, ялгышканын белеп тә, туры юлга чыга алмый бәргәләнүчеләр, упкын читенә килеп җиткәннәр күпмедер?

Бу турыда бәлки язмаган да булыр идем. Күптән түгел эш буенча районның Смәел авылына төшәргә туры килде. Шуннан кайтканда, авыл башында ук бер машина туктады. Бик аралашучан егетләр булып чыкты. Ишекне ачуга: “Апа, сез кем буласыз? Безнең авылныкымы? Кунакка килдегезме, туганнарыгыз монда яшиме?” ише сораулар белән күмеп ташладылар үземне.

Сүз иярә сүз чыгып, Смә­елдә күп тапкырлар булганымны, бу төзек, матур авылга яратып килүемне әйттем. Һәм: “Районның иң һөнәрле авылла­рының берсе бит ул Смәелегез, данлыклы балта осталары авылы бит”, – дим, кайчандыр бу авыл оста­ларының Мәскәү­ләргә кадәр барып эшләүләрен күздә тотып.

– И-и, апай, бетте бит ул безнең балта осталары. Әнә шулай әллә кайларга барып эшләп йөреп, эчеп үлеп беттеләр алар... Безгә хәзер Яң­гулдан, Нөнәгәрдән килеп эшлиләр... – ди егетләрнең берсе.

Эчүчелекнең фаҗигасе дә шунда шул: ул бер-ике генә кешенең – исерекнең һәм аның янәшәсендәгеләрнең ге­­нә тормышын җимереп калмый, тулы бер кавемгә селтәнә... Сәләтең бармы си­нең, юкмы дип тормый, беркемне аямый... Дан-дәрә­җә­ләр дә коткармый... Байлык та... Иманлылар гына бу афәттән азат.

Фото: www.yaplakal.com

04.02.2012 №21 (26740)

 

Код:
Имя:
Комментарий: