// Сайттан табарга

// Газета архивы (иске версия)

// Форум

фикер алышу Re: Халкымнын йорек тибешен туктатмагыз!!!

 Рехмет ВТ! Куз кысып йоземдеге кызарыклыгымны киметкенен очен. 

Фанера

как мы относимся к концертам под фанеру?

ОТПУСК!!!

С 20 декабря в отпуск ухожу! :-) Предлагаю в этой теме поделиться где отдыхали, какие впечатления,...

Кем быть лучше?мужчиной или женщиной?

У каждого пола есть свои +. Ниже описаны за , из какого-то журнала. Почему хорошо быть женщиной....

Re: Халкымнын йорек тибешен туктатмагыз!!!

Цитата: shurele от 17 Июня 2008, 16:45:27 Еййе, еййе иртерек суккенмен икен шул, нишлетим сон май...

клиника ассута . Все двери на одном сайте - металлическая дверь мытищи. Московские стальные двери. . сумки молодежные
// Дин hәм тормыш
Гореф-гадәт – чабудан, заман сакалдан тарта

РӘШИТ МИНҺАҖ

26-27 май көннәрендә Берлинда "Традицияләр һәм заман йогынтысында мөселманнар" дигән халыкара конференция булды. Анда социологлар, тарихчылар, дин белгечләре, икътисадчылар, ислам, христиан, яһүди диннәре вәкилләре катнашты. Гыйльми җыелышны Потсдам университеты каршындагы Дин белеме институты, Берлин Мәдәниятләрара диалог фонды, Абрахам Гейгер көллияте, Герман ориенталистика институты оештырды. Анда утыздан артык илдән 600 ләп кеше катнашты. Җыелыш тәмамлангач без Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме, тарихчы һәм социолог Дамир Исхаковка мөрәҗәгать итеп тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

– Конференциянең исеменә игътибар итсәң, мөселманнар заманнан артта калган булып чыга, хәзер, заман китереп кыскач, кешелекнең алдынгы өлеше йогынтысында мөселманнар да яңача яшәүгә күчә кебек аңлашыла. Чынлыкта, проблема алай ук гади түгел. Ислам ул үзенә күрә бер цивилизация һәм аның җайлашу мөмкинлеге шушы мәдәни мөмкинлекләрдән килеп чыгарга тиеш. Моңарчы укыган һәм белгән нәрсә-ләремнән чыгып шуны әйтәм (төрекләрнең атаклы фәлсәфәчесе һәм дин белгече Фәтхуллаһ Гөләннең төп фикере дә шул): мөселманнар хәзерге дөньяга үз казанышларын югалтмыйча, үз цивилизацияләре нигезендә җайлашырга тиеш. Көнбатыш белән мөселман өммәте тигез булырга тиеш дигән сүз бу. Шуңа күрә бу конференциянең Германиядә, төрекләр катнашында оештырылуы бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки биредә ике миллионлап төрек яши. Миграция – алманнар өчен генә түгел, бөтен Европа өчен мөһим проблема. Үзебез дә күрдек: Берлинда мөселманнар күп. Әйтүләренә караганда, илдә иллеләп мәчет эшли. Гомумән, күчеп килүчеләр – мигрантлар өчен Европага җайлашу проблемасы бар. Әмма монда төп проблема – ассимиля-циягә бирешмичә, үзеңнең кемлегеңне саклап калу.

Бу – ансат мәсьәлә түгел. Германия-дә яхшы күренә: күчеп килгән төрекләрнең балалары немец мәктәбендә немецчә укый. Немецчә дип әйтүе дөрес булмас. Дөресрәге болар – немец телендәге төрек мәктәпләре. Шунысы яхшы: хөкүмәт мондый мәктәпләргә акча түли, анда туган тел буларак төрек теле дә керә. Аңлавымча, илдә утызлап шундый мәктәп бар. Шул ук вакытта якшәмбе мәктәпләре дә эшли. Хәтта соңгы вакытта берничә башлангыч төрек мәктәбе дә барлыкка килгән.

Милли йөзеңне саклап калу турында сөйләшкәндә ислам нигезләре нинди булырга тиеш, ул кайдан килә дигән сорауларга да җавап эзләнде. Аңлашыла: төп нигез Коръәннән килеп чыга. Шуны заманча аңлату зарур. Гыйльми даирәләрдә дә, рәсми даирәләрдә дә бу мәсьәләгә уңай караш бар. Бу җәһәттән белем бирү системасы зур әһәмияткә ия. Балаларның җәмгыятькә керү юллары белем бирү системасының нинди булуына бәйле. Фәтхуллаһ Гөлән юнәлешен тотучы мәктәпләр бу юнәлештә уңышлы эшли.

Гөләнчеләрнең социаль проблемаларга игътибар итүенә дә басым ясалды. Бу татар дөньясы өчен дә мөһим. Чөнки исламда булган зәкят мәсьәләсен хәзер яңача чишәләр. ХХ йөз башында безнең бабайлар да әлеге җәһәттән актив эшләгән. Җәмгыятьтә урта юл белән бару мөмкинлеге бирә бу. Шушылай җәмгыятьнең урта хәлле өлеше күбәя. Белемле һәм урта юл белән баручылар күбәйгәндә җәмгыять дөрес юнәлештә үсә. Без шушы тәҗрибәбезне онытканбыз.

Хәйриячелек эшчәнлеген генә алыйк. Ни кызганыч, бездә бу эшчәнлек өстән, әйтик, Президент тарафыннан оештырыла. Ә аларда башлангыч астан, халыкның үзеннән күтәрелә. Халыкның үзеннән күтәрелсен өчен кешеләребез чын мәгънәдә мөселман булырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, бездә хәйриячелек күп очракта боерык нигезендә эшләнә. Хәлбуки байлык ягыннан без төрек-ләрдән калышмыйбыз. Без хәйриячелекне оештыра алыр идек.Безнең җәмгыятьтә, Россиядә дәүләтнең роле артык зур. Ә Төркиядә мөселманнар иҗтимагый тормышта күпкә активрак катнаша. Анда җәмгыять дәүләттән аерылган, хәтта кайвакыт дәүләттән алдарак та бара, аны үз артыннан ияртә. Ә бездә бөтен нәрсә дәүләт кулында. Бу дөрес нәрсә түгел. Югыйсә, беренче урында җәмгыять мәнфәгатьләре булырга, дәүләтне җәмгыять оештырырга тиеш, ә бездә – киресенчә. Әмма Русиядән килеп чыгыш ясаучыларның күтәргән проблемалары теория дәрәҗәсендә генә булды. Әйтик, бөтен дөнья милли мәдәниятләрне, милли азчылыкларны ничегрәк саклап калу турында баш вата. Ә бездә аларны бетерергә тырышалар. Мәсәлән, Берлинда 300 мең төрек яши. Русиядә дә шушындый татар төбәкләре бар. Әмма бездәге хәл Германиядәге төрекләр хәленнән начаррак. 300 меңгә якын татар яшәгән Төмән өлкәсен генә алып карыйк. Анда ситуация начарая, булган татар мәктәпләре бетерелә бара. Милли-мәдәни компонент бетерелгәч, алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Русиягә Европадан үрнәк алырга иде дә бит, әмма илебез әлегә ялгыш юнәлештән бара.

– Без еш кына Мәскәүне сүгәбез...

– Чынлап та, кайбер милләттәшләребез тота да урысны сүгә. Башта үзең турында уйларга кирәк. Мөнәсәбәтләрне дөрес корсаң, эзлекле эшләсәң, юллары, чарасы табыла. Без еш кына булдыксызлыгыбызны башкаларга сылтыйбыз. Бу – элеккедән калган совет психологиясенең чагылышы, минемчә. Ягъни кемгәдер өмет итеп яту, кемнедер гаепләү. Бу позитив юл түгел. Шул ук читтә яшәгән төрекләр мисалы – безгә бик яхшы үрнәк. Русия эчендә дә уңышлы татар төбәкләре бар. Оешып, тупланып яшәгән урыннарда байларыбыз ярлыракларга ярдәм итә, ә ярлылар байларга сәясәттә катнашырга булыша. Шушылай кечкенә генә те-ләктәшлек җәмгыяте килеп чыга. Шунысы кызык: мондый урыннарда милләт-тәшләребезгә хакимиятләр дә яхшы карый. Чөнки алар уңышлы, беркемгә дә кул сузып, соранып бармый, күп кенә мәсьәләләрне үзләре хәл итә.

Үзебезгә килгәндә, татар мәктәпләре урыс мәктәпләренә конкурент түгел. Дөрес, урыс мәктәпләрен дә яхшы мәктәп дип әйтеп булмый. Әйтик, ни өчен татар-төрек лицейларында бер урынга илле кешелек конкурс. Ата-аналар татар мәктәпләренә балаларын әллә ни теләп бирми бит. Дөрес, Саратов кебек шәһәрләрдә уңышлы татар гимназияләре бар. Аларга татарлар гына түгел, урыслар да үз балаларын бик теләп китерә. Бездәге мәктәпләрдә тәрбия ягы да, белем бирү дә югары түгел. Иң әүвәл шунысы начар – бездә чит телләр начар өйрәтелә. Димәк, белем бирү системасын яңача корырга кирәк.

– Аңа калса, Русиядә, гомумән, чит телләр өйрәтү начар куелган.

– Чынлап та, илебездә элек тә элита балаларына гына чит телләрне яхшылап өйрәткәннәр. Зур масштабларда мондый эш куелмаган. Чит телләр өйрәнгән кеше чит илләргә чыгып китәр дип шикләнгәннәр, күрәсең.

– Конференция вакытында килешмәгән фикерләр яңгырадымы?

– Гөлән фикерләрен төрле яктан, әйтик, фәлсәфи яктан тәнкыйтьләргә тырышучылар булды. Гөлән хәрәкәтен сәяси хәрәкәт дип карарга мөмкинме, дип сораучылар да күренде. Моны гөләнчеләр үзләре кире какса да, җәмгыятьтә яшәгәч, сәяси көч булмыйча нишлисең?! Иҗтимагый тормыштан читләш-мәскә кирәк, чөнки халык барыбер сәясәттә катнаша. Барыбер гөләнчеләрне тискәре яктан күрсәтә алмыйлар. Чөнки бу хәрәкәт – җәмгыятьтә булган проблемаларны чишүнең бер юлы. Шәт, безгә дә шушы юлдан китәргә туры килер. Чөнки төрекләр бездән алдарак бара. Әмма, ни кызганыч, мөселманнарыбыз арасында Гөлән кебек шәхесләр юк. Киләсе елның февралендә Татарстан мөселманнары корылтае булырга тиеш, анда яңа мөфти сайламакчылар дип ишеттем. Әмма куярлык кеше таба алмыйлар. Чөнки лидер юк. Ул бит фикер иясе булырга тиеш.

– Гөлән хәрәкәтен американлаштыруга альтернатива булган глобаль хәрәкәт дип карарга мөмкинме?

– Ислам – дөньякүләм диннәрнең берсе ул. Дин, фәлсәфә буларак ул башка цивилизацияләр нигезендә яткан диннәрдән һич тә калышмый. Минемчә, әле өстенрәк тә тора. Чөнки соңрак чорда барлыкка килгән дини юнәлеш булганга, ул башкаларга караганда заманчарак. Ислам яһүдләр тәҗрибәсен дә, хрис-тианнар тәҗрибәсен дә колачлаган. Ул заманчарак. Ни өчен шулай дисәгез, глобальләшүнең барыбер бер фәлсәфи нигезе була. Ул икътисадта гына барлыкка килми. Цивилизацияләр бәрелеше дигән нәрсәләр юктан гына уйлап чыгарылмаган. Мәдәниятләр арасында көрәш бара. Кем беренче урынга чыгып дөньяны үз артыннан ияртә дигән мәсьәлә бар. Бу һич тә мөселманнар башкалар белән сугышып ятарга тиеш дигән сүз түгел. Конференция вакытында, киресенчә, үзара хезмәттәшлек итәргә кирәк, дип кат-кат әйтелде. Протестантлар арасыннан да, яһүдиләр арасыннан да чыгыш ясаучылар диннәр арасында уртаклыклар турында сөйләде. Алга таба барган, глобальләшкән дөньяда шушы кыйммәтләр, казанышлар арасында чынлыкта әллә нинди аерымлыклар, кыскасы, бүлешер нәрсәбез юк. Гомумән, глобаль дөньяда сугышып яшәп булмый. Проблемаларны башкача – бер-береңне аңларга тырышып, диалог эчендә хәл итәргә кирәк. Әмма аның бер кызыклы ягы шәйләнә: диалог алып барырга уйласаң, каршы торган мәдәнияткә бертигез итеп карарга тиешсең. Әгәр тигезлек юк икән, аңлашып булмый. Шуңа күрә уртак фикерләргә килү юлларын эзләгәндә каршы тарафны үзеңә тиң шәхесләр, үзеңнеке кебек үк җәмгыять дип тану зарур.

– Димәк, без күпмедер дәрәҗәдә христиан, күпмедер дәрәҗәдә яһүд тә булырга тиеш?

– Коръәндә, мөселманнар башка диннәрне, аларның казанышларын таныйлар, дип әйтелә. Изге китабыбызда христианнарда һәм яһүдләрдә булган пәйгамбәрләргә дә ихтирам белән карарга кушыла. Ул яктан бертигез күреп сөйләшү өчен нигез бар. Дөрес, бу әле мөселман яһүд яки христиан да була дигән сүз түгел. Һәркем үзе булып кала. Аларны тану өчен без аларның фәлсәфәсен, галимнәрен белергә тиеш. Шул ук вакытта христианнарның, яһүдләрнең тарихын, ни уйлаганын белү әле ул мөселманлыктан баш тартуыбыз түгел.

Әйтик, яһүд галиме Маймонид үз китапларын язганда мөселман галимнәренең фикерләрен дә файдаланган. Хәтта без караңгы чор дип билгеләгән урта гасырларда да бер-береңнең хезмәтләрен укып, аңлап, фикер алышып яшәү барча дөньяга хас булган. Хәтта Һиндстаннан килгән хезмәтләр дә бар. Шул ук вакытта мөселманнар үз язганнарын ул тарафларга да җибәргәннәр, үзләре алып барганнар. Дөнья беркайчан да изоляциядә яшәмәгән. Глобальләшү бүген генә барлыкка килгән нәрсә түгел. Теге заманнарда да фикерләр алмашканнар, бер акыллы фикер дә бушлыктан килеп чыкмаган. Шуңа күрә дөнья буенча фикерләр үсеше, мәдәниятләр күчеше бер дә яңа нәрсә түгел. Хәзер моның масштаблары гына киңрәк.

 

 

Код:
Имя:
Комментарий: