// Сайттан табарга
// Газета архивы
// Форум
фикер алышу Re: Халкымнын йорек тибешен туктатмагыз!!!Рехмет ВТ! Куз кысып йоземдеге кызарыклыгымны киметкенен очен.
Фанеракак мы относимся к концертам под фанеру?
ОТПУСК!!!С 20 декабря в отпуск ухожу! :-) Предлагаю в этой теме поделиться где отдыхали, какие впечатления,...
Кем быть лучше?мужчиной или женщиной?У каждого пола есть свои +. Ниже описаны за , из какого-то журнала. Почему хорошо быть женщиной....
Re: Халкымнын йорек тибешен туктатмагыз!!!Цитата: shurele от 17 Июня 2008, 16:45:27 Еййе, еййе иртерек суккенмен икен шул, нишлетим сон май...
Кала тавы
Тарих
Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар. Казан арты Әтнә төбәгенең изге җире Кала тавы санала. Риваятьләргә караганда, Иске Казан шунда төзелә башлаган. Ул район үзәгеннән – 10, ә Күәм авылыннан
"Казан артындагы "Алат" төбәгенең кайбер кешеләренең сөйләвенә караганда, Казан шәһәре борынгы заманда Алат юлында, яңа Казанга караганда төньяк белән җәйге кояш баешы арасында Ашыт елгасының көнбатыш ягында, Казаннан алтмыш чакрым җирдә булган, хәзер дә бу урын "Кала тавы" дип атала. Ләкин борынгы заманда шәһәр тирәләрендә табигый саклык корылмалары, мәсәлән, текә ярлы зур сулар яки биек таулар шикелле нәрсәләрнең булуы күздә тотылган. Ә бу урында биек ярлы Ашыт суы булса да, башка якларында ышыкланыр нәрсә юк.
Икенчедән, ул урында соңгы заманга чаклы куе урман булган. Хәзерге заманыбызда да әле чиксез Илләт урманы күренеп тора. Өченчедән, ул урын – көнбатыш ягында мөселман авылларының чиге. Шуннан ун чакрымда чирмеш авыллары башланып китә һәм ул тирәдәге мөселман авылларының исемнәре, мәсәлән, Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкәтә, Әтнә, Өлә, Күәм, Үртәм, Киме, Мамыш – төрек телендә түгел". (Ш.Мәрҗани Мөстәфадел әхбар әхвали Казан вә Болгар. Казан. 1989. 161 бит.)
Ләкин, ни генә булмасын, кешеләр бу урынны изге итеп саныйлар һәм һәр елның июнь аеның беренче җомгасында дога кылырга "Әләшә" бәйрәменә җыйналалар. "Әләшә" бәйрәмендә ярыш-узыш, уен-көлке булмый, ул Сабантуй түгел. Анда җомга намазы укыла, әрвахларга дога кылына, изге чишмәдән су алына, сәдака өләшенә. Бу ак яулыклы, саф күңелле әбекәйләр, дөньяны барлап торучы олы йөрәкле кәләпүшле татар бабайларының бәйрәме. Аларныкы гына микән? Әби-бабайга ияреп килгән малайлар, кызлар, яшүсмерләр, урта яшьтәгеләр дә җитәрлек. Бәйрәм соңгы елларда район эчендә генә калмыйча, биредә Самара, Ульян, Казан, Уфа татарларын да бик еш очратырга мөмкин. "Әләшә" нәрсәне аңлата, кайдан килеп чыккан, нишләп бу көнне үткәрелә, дигән сорау еш яңгырый Кала тавында. Әмма төгәл җавап бирүче юк. Элек безнең бабаларыбыз Сабантуйлар алдыннан, сыерчык бодай уҗымында күмелерлек булгач, тирә-яктан җыенга җыйналганнар. Гадәттә бу җомга көнгә туры килгән.
Бу урынның кыскача тарихын болай аңлаталар: "Габдулла улы Әйшәхан 960-985 елларда кала төзү өчен Ашыт елгасының иң биек урынында кирмән (крепость) төзеткән. Крепостьтан ерак түгел урында Сөләйман хаҗи, мулла Таҗетдин, Гайшәбикә абыстай, Хәнифәбикә абыстай һәм 5 сабый бала кабере бар. Шул каберлектән ерак түгел тау астында чишмә бәреп чыга, халык аны "Изгеләр чишмәсе" дип атый. Һәр елны халык әлеге изгеләр рухына дога кылырга килә, җанына сихәт ала. Чишмәдән өскә күтәрелү өчен район хакимият башлыгы фәрманы белән тимердән баскыч ясалган, утырып ял итәргә урындыклар да бар.
ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Хан каберлегенә манара куйдырган. Куаклык кырыенда озын-озын өстәлләр сузылып киткән. Килгән кунакларны "Күәм" һәм "Ашыт" хуҗалыклары кайнар коймак, чәй белән сыйлый.
Безнеңчә, Әләшә – күк белән җир аңлашу көне. Арадашчысы – изгеләр рухы. Мәҗүсилектә гаепләргә дә ярамый, монда аерым урынга табыну юк, бары тик Хак Тәгаләгә ышану, изгеләрне олылау, буыннардан буыннарга күчкән гадәтне саклау ята.
Гомәр ШАКИРОВ. Әтнә районы, Иске Җогын авылы
-19..-22 төнлә -25..-32 иртәгә -18..-23



