ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Мәгариф һәм фән

 

Кабат мәктәптә ашамаячакмын!

 

Сәрия Мифтахова

15-2 Арча районындагы Казанбаш укучыларының кайберләре хәзер әнә шулай дип кырт кисә. Кайбер әти-әниләр хәтта өйләреннән ризык биреп җибәрергә дә риза. Ашханәгә тәмам ышанычлары беткән. Гаҗәп, әмма бер үк казаннан ашап та, авырмаучылар бар. Табиблар исә бу хәлне агулану очрагы димиләр.

 

 





Фикерләр: 0


 

Эшләр өчен укыйлармы, әллә инде укыр өчен эшлиләрме?

 

Алинә Юнысова
4-1 Бүген эшләп укучы яшьләр бәйрәм итә. Казанда Студентлар отряды көне уңаеннан “Сүз белән түгел, ә эш белән!” чарасы уза. Эшләр өчен укыйлармы, әллә инде укыр өчен эшлиләрме? “ВТ” хәбәрчесе барысына да өлгергән яшьләр белән аралашты. Төзелеш, медицина, мәгариф – бу әле студентлар эшли торган тар­макларның берничәсе генә.

 





Фикерләр: 0


Борчыган мәсьәлә

Сез нинди закон тәкъдим итәсез? (сораштыру)

 

3-1 Татарстан Дәүләт Советы халыкны канун чыгару эшендә катнашырга чакыра. Шул уңайдан “Законнарны бергә язабыз!” дип аталган проект башланды. Парламент башлыгы әйтүенчә, законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш. “Яхшы законнар бергә языла”, – дигән ул. Ә сез нинди закон тәкъдим итәр идегез?

 





Фикерләр: 0


Безнең хат ташучыны күрмәдегезме?

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
1-1 Әтнә районында булган чираттагы сәфәребездә Күңгәр җирлегенә кергән авыл кешеләре белән очрашып сөйләштек. Монда эшлим дигән кешегә эш тә  бар, авылда яшь гаиләләр дә күп. Зарланмыйлар. Ә менә газета-журналларга язылып та, аларны вакытында укый алмаганнарына бик үпкәлиләр.

 

 





Фикерләр: 0


Пенсияне күбрәк алу өчен озаграк эшләр идегезме? (сораштыру)

 

1-2 Бу көннәрдә генә Россия вице-премьеры Ольга Голодец пенсия күләмен 25 мең сумлык чиккә җиткерергә җые­н­­улары турында әйтте. Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин фикеренчә, пенсия яшен арттырырга кирәк, дигән. Сез пенсияне күбрәк алу өчен озаграк эшләргә ризамы?

 

 





Фикерләр: 0


Гыйбрәт

“Улым авыргач, мин дә эшли алмыйм”

 

17-2 Әтнә районының Күңгәр авылында гомер итүче 7 яшьлек Илмир Хисмәтуллин үз аягында йөрү турында хыяллана. "Ничек тә сабыем­ның авыруларын киметәсе иде. Шуңа да дәвалануны өзмәскә тырышам. Ай буе Арчага йөрер­гә кирәк. Бала өчен бик әйбәт булса да, миңа матди яктан авыррак. Ба­рып-кайтып йөрер өчен юлга гына 7-8 мең сум акча китә”, – ди әнисе Ләйлә.




Фикерләр: 0


Менә шундый кеше

Хокук һәм иминлек

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр