ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 10, 24.01.2017/

 

Әҗәлең җитсә, гомерең кайда да бетә икән (язмыш)

 

Гөлгенә Шиһапова

17-2 Яшел Үзән районында яшәүче өч гаиләгә бер мизгелдә кайгы килә. 11 гыйнварда булган юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелә, өченчесе, исән калса да, бу һәлакәткә катнашы булган өчен өзгәләнә. Чит ил машинасында барган Флюр Шәйхетдинов башта җәяүлене таптата, аннары каршы яктан килүче Илшат Таев утырган “Лада” машинасы белән бәрелешә.

 

 

   


Фикерләр: 0


 

Иман китерергә вакыт җиткән һәммәбезгә (язмыш)

 

Фәния Хуҗахмәт
3-2 Ул көнне кояш яп-якты һәм нурлы иде. Кышның нәкъ уртасы. Юл бик матур, ул киң итеп чистартылган һәм ап-ак. Юл буена тезелгән агач-куак­лар да зәңгәрсу ак бәскә төрелгән. Кар бөртекләре шундый эре, серле. Ялгыш кагылган кызылтүшләргә сизгерлекләре шундый көчле: сибелергә генә торалар. Урман буйларында җиңелчә генә кар бураны вальс бии.

 

 

 



Фикерләр: 0


Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

 

Путиннан бүләк (видео)

 

2-1 Кичә Минтимер Шәймиевне юбилее белән Мәскәү Кремлендә котладылар. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев очрашты. “Элеккеге елларда башкарылган уртак хезмәт һәм соңгы вакыттагы, шул исәптән уртак мәдәния­тебезне һәм тарихыбызны өйрә­нүдәге  эшләрегез өчен Сезгә рәх­мәт әйтәсем килә”, – диде Путин.