Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /11.06.2019/


Татарстан Дәүләт Советында балалар өчен экскурсия оештырдылар

 

Күпбалалы гаиләләрдә яшәүче 10-14 яшьлек сабыйлар бүген Татарстан Дәүләт Советына экскурсиягә килде. Әлеге очрашуны “Игелекле эшләр көне” дип аталган хәйрия фонды оештырган. 

 

Фондның мондый гамәле беренче генә тапкыр түгел икән. “Һөнәрләр белән танышу” проекты кысаларында балалар кем ул депутат, нәрсә эшли, кайда хезмәт итә дигән сорауларга җавап тапты.

 

– Без балаларга һәр һөнәрнең нинди икәнен күрсәтәбез. Алар аның эчке дөньясын да белергә тиеш. Мондый очрашулар балаларга киләчәктә һөнәр сайлаганда да ярдәм итәчәк. 2018 елда проект кысаларында 150дән артык бала төрле җирләргә сәяхәт кылды, – ди “Һөнәрләр белән танышу” проекты җитәкчесе Римма Шакирова.

 

Балаларга парламент эшчәнлеге, биредә эшләүче депутатлар турында, комитетларның ни белән шыгөльләнгәнен сөйләделәр. Музей, китапханә белән танышканнан соң алар Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән дә очрашты.  

 

Балалар Римма Атласовнадан: “Депутат нинди булырга тиеш”,– дип сорады. Ул исә, “Халык белән бер телдә сөйләшергә кирәк”,– дип җавап бирде. Сабыйлар үзләрен кызысындырган барлык сорауларга да җавап тапты.