Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /15.05.2019/


Татарстан тәүлеклек сөт савымы күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында алда бара

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча 6 майга тәүлеклек сөт савымы күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләр Татарстан Республикасында – 3,5 мең тонна.

 

Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна. Тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча беренче ун төбәк арасына шулай ук Киров (1,8 мең тонна), Свердловск (1,7 мең тонна), Новосибирск (1,7 мең тонна), Ленинград (1,6 мең тонна), Белгород (1,6 мең тонна), Мәскәү (1,5 мең тонна), Түбән Новгород (1,4 мең тонна), Вологда (1,3 мең тонна) һәм Рязань (1,1 мең тонна) һәм Төмән (1,1 мең тонна) өлкәләре.

 

«Республикада 15 майга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек тулаем савым 3755,5 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы датасына караганда  146,1 тоннага күбрәк, ягъни 104,1% тәшкил итә», – ди министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.

 

Республикада исә иң күп сөтне Кукмарада савалар. Әлеге район сыерлары тәүлегенә 272 тонна сөт бирә. Икенче урында – Балтач (244,3 ), өченчедә Әтнә районы (213,1 тонна).