Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /15.05.2019/


Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе икегә бүленә

 

Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе икегә бүленә. Оешманы гамәлгә куючылар әнә шундый карар кылган. Чаңгы узышлары федерациясе аерым оешма булачак. Якын арада биатлонныкы барлыкка килер дип көтелә.

 

Бүген чаңгы сезонына нәтиҗә чыгарылган очрашуда Чаңгы узышлары федерациясе президенты үзгәрешләрнең сәбәбен аңлатты. "Ике юнәлешкә дә зур игътибар кирәк. Шуңа күрә Спорт министрлыгына әнә шундый үзгәрешләр ясау турында мөрәҗәгать иттек. Хәзер безгә яңадан теркәлү узарга кирәк", – диде ул.

 

Чаңгы спорт һәм биатлон буенча Россия күләмендә дә ике аерым – Чаңгы узышлары федерациясе һәм Россиянең биталончылар берлеге эшли.