Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /15.05.2019/


Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәренә китте

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәренә китте. Анда ул Истанбул һәм Бурса калаларында булачак, эре машина төзелеше заводларында барачак, берничә эшлекле очрашуда һәм «Татарстан – Төркия»эшлекле форумында катнашачак. 

 

«Беренче эш көнен Татарстан Президенты Бурса провинциясендә уздырырга планлаштыра. Ул әлеге провинция губернаторы Якуп Джанболат һәм Бурса мэры Алинур Акташ белән очрашудан башлана», – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, Татарстанның Бурса провинциясе белән хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре – җиһаз сәнәгате, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше өлкәсендәге проектлар. 

 

Бурса провинциясенә сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президентының металл эшкәртү, автомобильләр өчен штампланган кузов детальләрен җитештерү, полиэстер җепләре чыгару өчен югары технологияле станоклар чыгару буенча өч заводка бару планлаштырыла. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов автобуслар җитештерү буенча Mercedes-Benz Turk заводын карарга планлаштыра. 

 

16 майда Татарстан Президентының Истанбулда кайбер компания җитәкчелеге, шулай ук Төркия сәүдә министры белән очрашуы көтелә. Истанбулга сәфәрнең соңгы көнендә Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстан - Төркия» эре эшлекле форумын үткәрү планлаштырылган. Истанбулда республика башлыгы җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән дә очрашачак.