Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /15.05.2019/


Идел-Кама сусаклагычларында суны экономияләү режимы билгеләнде 

 

Идел-Кама каскады сусаклагычлары өчен суны максималь дәрәҗәдә экономияләү режимнары билгеләнде. Быел яз башыннан Идел елгасында гадәттән тыш гидрологик хәл килеп чыкты. Бу турыда Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына сылтама белән Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

 

Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов әйтүенчә, туфракта туң катламының юка булуы һәм карның акрынлап эреп, туфракка сеңә баруы грунт суларының кимүенә китергән. 

 

“Росводресурсы”, ведомствоара эш төркеменең тәкъдимнәре нигезендә, 11 майдан 10 июньгә кадәрге чорга гидроузелларның эш режимнарын Иделнең югарыгы өлеше сусаклагычын нормативта каралганча су белән тутыруны тәэмин итәрдәй итеп билгеләгән. 

 

Май аенда һәм 2019 елның икенче кварталында каскад сусаклагычларының күпчелегенә Иделнең түбәнге өлешенә су җибәрү күләме 69 куб.км күрсәткеченә калдырылган (“Росгидромет”ның алдагы фаразы буенча исәпләнгән 90 куб.км урынына, ә инде оптималь күләм – 120 куб.км). 

 

Идел елгасы янында урнашкан төбәкләр өчен икътисадның барлык тармаклары мәнфәгатьләрен тиешенчә канәгатьләндерүне тәэмин итү максатыннан чыгып, әлегә су аз булганга, каскад сусаклагычлары өчен суны максималь дәрәҗәдә экономияләү режимнары билгеләнгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".