Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /08.10.2018/


Рөстәм Миңнеханов Япониядәге Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын югары бәяләде

 

Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Япониягә эш сәфәре кысасында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын карады һәм оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде. Кэнрокуэн паркы – Япониядәге иң күренекле өч паркның берсе һәм Канадзава шәһәренең иң зур паркы. Аның мәйданы – 114 436,65 кв. метр, анда 8750 агач үсә, 183 төр чәчәк һәм башка үсемлекләр, шулай ук шарлавыклар, инешләр күперләр бар. Паркның атаклы объектлары – борынгы фонтан һәм чәй йорты. XVIII гасыр замогында исә 1989 елга кадәр университет урнашкан булган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында замокта Япония император армиясенең штаб-квартирасы булган. Бүген замок җәмәгатьчелек өчен ачык.