ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Бәллүр каләм” бәйгесенең төп бүләге Миңназыйм Сәфәровка тапшырылды

 

Татарстан журналистика һәм массакүләм матбугат чаралары өлкәсендә үткәрелүче “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” XXII бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр.

 

Гран-при бүләге – Татарстан Президентыннан “Лада гранта” автомобиле ачкычы “Татарстан” ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы, моңа кадәр озак еллар “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире вазифасын башкарган Миңназыйм Сәфәровка тапшырылды.

 

“Республика журналистикасында талантлы, иҗади җаваплы кешеләр эшли”, – диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләү тантанасында. Ул быел эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс дөнья чемпионаты, Татарстан Дәүләт Советына сайлау, ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерлек алып барылуын искәртте. Журналистларның әлеге вакыйгаларны уңышлы яктыртачагына өмет белдерде.

 

Миңназыйм Сәфәров бүләк өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуын әйтте. “Бу, беренче чиратта, мине кулымнан тотып эшләргә өйрәткән остазларыма, моңа кадәр эшләгән һәм хәзерге коллективымның хезмәтенә бәя”, - диде ул.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр