ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Көчле яңгыр аркасында Чирмешән районында 155 йорт утсыз һәм газсыз калган

 

Көчле яңгыр аркасында Чирмешән районында 155 йорт яки аларда яшәүче 411 кеше утсыз һәм газсыз калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Бүген 18.07 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында Мичурин урамындагы 13 торак йортны яңгыр суы басуы турында хәбәр килгән.


Янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме ачыклаганча, көчле яңгыр яву аркасында, кырлардан су агып төшкән. Газүткәргеч һәм электр тапшыру линияләренә зыян килү аркасында 155 торак йорт газсыз һәм утсыз калган. Аларда 411 кеше яши, шуларның алтмышы – балалар.


Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк. Кичке сәгать сигезенче яртыда суг чигенгән һәм утны тоташтырганнар, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!