ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз турында кисәтә 

 

Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук 15 майда Татарстан территориясендә җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр) көчәячәк, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 

 

Шулай ук иртәгә Татарстанда боз һәм көчле яңгыр фаразлана. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, республикада һава торышы 15 майдан ук үзгәрә башлаячак. Эссегә алмашка салкынча һава киләчәк.   

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!