ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда Актаныш районы театрлары чыгышы тәмамлана

 

Бүген Казанда Актаныш районы театрлары чыгышы тәмамлана. Район артистлары өч көн дәвамында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясады.

 

12 май көнне театр сәхнәсендә Иске Кормаш  авыл мәдәният йорты халык театры коллективы сынау тотты. Алар Мостай Кәримнең «Айгөл иле» драма сәхнәләштерде. 13 майда Киров авылы мәдәният йорты халык театры коллективы Валентин Распутинның “Рәнҗетелгән язмыш” драмасын тәкъдим итте.

 

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры коллективы спектакле Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи драмасын күрсәтәчәк. Режиссер – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нур Хөсәенов.

 

"Әлеге спектакльне Башкорт­стан­ның Илеш районында күрсәткән идек, халык тарихи әсәрне бик җылы кабул итте. Бу – безнең масштаблы спектакль, анда илледән артык артист катнаша. Ни өчен нәкъ менә шушы әсәргә тукталуыбызның сәбәбен төп каһарман Алмыш хан сүзләре белән әйтсәк, безгә ата-бабала­ры­быздан әманәт булып калган илебезне, телебезне, динебезне сакларга кирәк, – ди районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров. – Шуңа күрә милләт, бердәмлек проблемаларын күтәрәбез. Миңа калса, бу – бик актуаль мәсьәлә".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!