ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Түбән Камадагы янгында зыян күргән кешеләрнең берсе вафат булган

 

Түбән Камада җомга көнне сәнәгать зонасында килеп чыккан янгында зыян күргән кешеләрнең берсе Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә реанимация бүлегендә вафат булган. Аның тәне 98 процентка пешкән булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. 

 

Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә 5 кеше дәвалана, аларның хәлен табиблар уңай динамика белән уртача дәрәҗәдәге авырлыкта дип бәяли. 22 апрельдә кич белән Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәваланган бер кешене Рсепублика клиника хастаханәсенә җибәрделәр. Хәзерге вакытта РКХнең реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә зыян күргән өч кеше ята, аларның хәле бик авыр. Аларга бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, аларга А. В. Вишневский исемендәге Хирургия институтының пешү үзәге белән көндәлек телеконсультацияләр уздырыла. 4 пациент пешү хирургиясе бүлегенең интенсив терапия палаталарында ята, аларның хәле тотрыклы.


Башкортстаннан килгән ике пациентның торышын РКХ табиблары стабильләштерде. Аларны бүген Уфа шәһәренә алга таба дәвалануга күчерү планлаштырыла.

 

Түбән Камадагы сәнәгать зонасында булган зур янгын җомга көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә килеп чыга. Коткаручылар утны тиз арада сүндерергә тырышса да, янгында 17 кеше зыян күргән. Татарстан Президенты кушуы буенча вакыйга урынына шул ук көнне республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та барды. Башкаладан белгечләр җибәрделәр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!