ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

25 апрельдә Казанда «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт ала

 

25-нче апрельдә Казанның Бауман урамында «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт ала. 9-нчы майга кадәр меңләгән волонтер Җиңүнең 15 мең төп символын таратачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган акцияләр һәм башка чаралар турында сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.


Тасмалар тарату акциясе 25-нче апрельдә Язгы игелек атнасы тәмамлану уңаеннан Җиңү маршыннан башланачак. 9.30 сәгатьтә Бауман урамында нуленче меридианнан марш белән Казан югары уку йортларының ихтыяри оешмалары узачак. Шуннан соң игелекле эшләр эстафетасын «Җиңү Волонтерлары» Казан бүлекчәсе активистлары кабул итәчәк. Тамашачылар һәм акциядә катнашучылар Җиңү көнен бәйрәм итүгә 74 ел тулуга багышланган концерт караячак, ә чараның кульминациясе булып 100 метрлы Георгий тасмасын тантаналы кисү торачак, дип сөйләде А.Фәизов. Казан халкы һәм кунаклары тасманы 9-нчы майга кадәр Бауман урамындагы сәгать янында, «Казан» гаилә үзәге һәм Камал театры янында ала һәм аны ничек ныгытырга кирәклеген белә алачаклар. Җиңү символларын Горький исемендәге, Петров, Урицкий исемендәге, «Крылья Советов», Җиңү паркларында һәм Горки-Әмәт урманында таратачаклар. Исегезгә төшерәбез,

Башкала предприятиеләренең берсендә бәйрәмгә барлыгы 5 мең километр озыкнлыкта Георгий тасмасы тегәчәкләр.

Шулай ук «Җиңү волонтерлары» бәйрәм чараларын Казан кремле территориясендә оештыралар. 7-нче май көнне 13.00 сәгатьтә «Кол Шәриф» мәчете каршындагы мәйданда «Җиңү!» мәһабәт язмасы пәйда булачак. Флешмобта теләге булган һәркем катнаша ала.


8-нче майда биредә үк «Җиңү Вальсы» акциясе узачак. «Махсус өйрәтелгән волонтер парлар вальслар сериясен башкарачаклар, алар Бөек Ватан сугышы фронтларында киң таралган булган, ә аннары очраклы үтеп баручыларны биюгә чакырачаклар», - диде А.Фәизов. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.


Ә 9-нчы майда яшьләр оешмалары активистлары «Үлемсез полк» халык йөрешенең төп оештыручылары буларак чыгыш ясаячак. Быелгы йөреш вакытында 500 волонтер шәһәр халкын озата барачак. Катнашучыларны туплау Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә булачак. Гадәттәгечә полк шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак: Карл Маркс урамы буенча, Лобачевский урамы аша, «Черек күл» паркы һәм Кремль урамы яныннан, дип искәртте А.Фәизов.


Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр районнары башлыкларына, эре предприятие җитәкчеләренә, укытучыларга ветераннар турында онытмаска һәм аларга тиешле игътибарны күрсәтергә кушты. «Ел дәвамында ветераннар игътибарсыз калмый, әмма 9-нчы Май алдыннан бу игътибар традицион рәвештә өчләтә артырга тиеш. Беркемне дә аерып калдырмас өчен ветераннарны шәхсән үзегез кереп күрүегезне сорыйм. Алар җылылык, хөрмәт, рәхмәт хисе тоярга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!