ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Башкортстанда Татарстан көннәренә әзерләнәләр

 

Уфада Тукайга һәйкәл ачылачак. Тантана 17-18 апрельдә Башкортстанда узачак Татарстан көннәре кысаларында үтә. Ут күршеләрдәге Татарстан көннәре тагын нинди вакыйгалар белән истә калачак?

 
Чара БАССРның 100 еллыгына багышлана һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашында үтә.


Ике республика җи­тәк­че­ләре сәнәгать оешмаларында, Уфа нефть технологиясе университеты технопаркында, Уфа авиация техник университетында булыр дип көтелә. “Татарстан – Башкортстан” бизнес форумында “Машина тө­зеле­ше”, “Нефть сәнәгате”, “Сә­ла­мәт­лек саклау”, Мәга­риф”, “Авыл хуҗалыгы”, “Энергетика”, “Ту­ризм” юнә­­лешләре буенча “түгә­рәк өстәл“ләр оештырылачак.  Казан илкүләм тик­ше­ренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) белән Уфа дәүләт нефть техникасы университеты; Казан энергетика университеты белән Уфа дәүләт нефть техникасы уни­вер­ситетлары арасында килешү төзелер дип көтелә. “Баш-информ” белән “Татар-информ” мәгъ­­лүмат агентлыклары да үз­ара килешү төзи. Татарстан­ның Азнакай районы белән Башкортстан­ның Бакалы районы җитәк­челеге дә дус­лык, үзара хез­мәттәшлек турында килешү төзергә ниятли.


Татарстан көннәре ике халыкның сәнгатен берләш­тергән концерт, күргәз­мә­ләр белән дә истә калачак. Спорт сөючеләр өчен “Салават Юлаев” белән “Урицкий” командалары  ветераннары мат­чы да  көтелә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!