ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты Алинә Заһитованы Япониядәге Дөнья чемпионатында яулаган алтыны белән котлады

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тимераякта фигуралы шуучы Алинә Загитованы Сайтамдагы (Япония) Дөнья чемпионатында алтын медаль яулавы белән котлады. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тәбрикләү телеграммасы Алинә Заһитовага һәм Россиянең фигуралы шуу буенча Атказанган тренеры Этери Тутберидзега юлланды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


«Кадерле Алинә, хөрмәтле Этери Георгиевна! Чын күңелдән сезне 2019 елгы Сайтамдагы (Япония) Дөнья чемпионатында Алинәнең данлы җиңүе белән котлыйм. Алинә үзенең җиңү юлын ышанычлы дәвам итә, планетаның иң көчле фигуралы шуучы титулын раслап тора. Осталык, максатка омтылучанлык, яшь спортчының ихтыяр көче ихлас күңелдән сокландыра. Сезнең профессиональлек һәм тренерлык талантыгыз да аерым ихтирамга лаек, хөрмәтле Этери Георгиевна. Чемпионатның бөтен мактаулы пьедесталын Сезнең укучылар били. Сезнең белән горурланабыз һәм сезнең белән бергә шатланабыз, сезгә яңа казанышлар һәм зур уңышлар телибез! Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов», – диелә телеграммада.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр