ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәре мэрының беренче урынбасары Жан Роатт белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәре мэрының беренче урынбасары Жан Роатт белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Франциядә ике көнлек эш сәфәрендә. 


Рөстәм Миңнеханов Жан Роаттка Россия төбәге буларак Татарстан Республикасына игътибары өчен рәхмәтен белдерде. 


Ул искәрткәнчә, Франциядә аның эшлекле визит белән берничә кат булганы бар. Татарстанның Франция компанияләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, диде Рөстәм Миңнеханов. 


Аның фикеренчә, Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгый алга киткән төбәге, ул Франция бизнесына энергетика, нефть химиясе, автомобильләр төзелеше, самолет төзелеше, ИТ, инжиниринг, медицина, төзелеш һәм башка өлкәләрдәге мөмкинлекләре белән кызык була ала. 


Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кичә ул Airbus Helicopters компаниясендә булды, анда вертолетлар модельләре белән танышты һәм Марсельны югарыдан күрә алды. 


"Ышанам, безнең төбәкләр арасында элемтәләр ныгый барачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм Мәскәү белән Марсель арасында туры авиарейслар безнең элемтәләрне ныгытуда үз ролен уйнар". 


Рөстәм Миңнеханов Жан Роаттны Татарстанга чакырды. 

Очрашуда шулай ук толерантлык һәм төрле дин вәкилләренең тату яшәве мәсьәләләре турында сүз барды. 


Жан Роатт үз чиратында хәбәр иткәнчә, ул гел Россиягә сокланган, һәм Татарстанга быел килергә исәпли. Без үзара файдалы элемтәләрне булдыру юнәлешендә җиң сызганып эшләргә әзер, диде Жан Роатт. 


Ахырда ул Рөстәм Миңнехановкаа Марсель шәһәренең Мактаулы медален тапшырды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко