ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Эчке эшләр министрлыгы Түбән Камада булган канлы вакыйга турында аңлатма бирде

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Түбән Камада булган канлы вакыйга турында аңлатма бирде.

 

Бүген иртәнге 9 сәгать 45 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге урнашкан бинан янында билгесез ир-ат участок инспекторына һөҗүм итә һәм аңа берничә мәртәбә пычак белән кадый.

 

Әлеге хәлне күргән икенче полиция хезмәткәре һөҗүм итүчегә ике тапкыр ата. Тегесе һәлак була. Табиблар ярдәм итәргә тырышса да, яраланган хокук сакчысы "ашыгыч ярдәм" машинасында җан бирә.

 

Вакыйга урынына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Павел Серов килгән. Хокук сакчылары һөҗүм иткән кешенең кемлеген ачыклый һәм вакыйганың сәбәпләрен тикшерә.

 

Гомере өзелгән полиция хезмәткәре Динар Саматовка 34 яшь булган.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!