ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алинә Заһитова дөнья чемпионатын отты

 

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядә узучы Дөнья чемпионатында беренче урынны алды. Татар кызы ике программа нәтиҗәсе буенча 237,50 балл туплады.

 

17 яшьлек Заһитова ярышның беренче өлешендә үзенең быелгы сезондагы иң яхшы чыгышын күрсәтеп беренче урынга чыккан иде. Бүген узган ирекле программада ул әлеге өстенлеген югалтмады.

 

Сайтама каласында узган ярышта икенче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (224,76) яулады. Өченче урында – Россиядән Евгения Медведева (223,80 балл).

 

Узган ел Миланда узган дөнья чемпионатында Алинә Заһитова бишенче урынны алган иде. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!