ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан мөфтие Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылырга өндәде

 

Бүген, рәҗәб аеның 8 нче көнендә, Татарстан Республикасы мәчетләрендә җомга намазы вакытында Яңа Зеландиядәге трагедия корбаннарына багышлап дога кылалар. Билгеле булганча, коралланган кешеләр намаздан соң Әл-Нур һәм Линвуд мәчетләренә үтеп кергәннәр һәм халыкка ут ачканнар. Атыш нәтиҗәсендә дистәләрчә мөселман һәлак булган, яраланучылар бар, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге фаҗигадә вафат булучылар һәм зыян күрүчеләргә багышлап дога кылырга чакырды.


"Бүген изге җомга иртәсе бар мөселман дөньясын тетрәндереп кайгылы хәбәрдән башланып китте – Яңа Зеландиядә мәчетләрдә намаз укучы кардәшләребезне күпләп, массакүләм рәвештә ерткычларча атып үтергәннәр. Ничә кеше вафат булганы һәм яраланганы, җинаятьчеләрнең кем булуын әлегә ачыклыйсы бар, әмма шунысы хак: коточкыч, күңелне телә һәм өшетә торган фаҗига булды бу, ислам тарихында тагын бер онытылмаслык кара бит. Әлеге вәхшилекне кылучы бәндәләргә кешеләр дип әйтергә тел әйләнми. Алар – палачлар, кансызлар, аң-акылга сыймаслык дәрәҗәдәге фашистларча алымнардан чирканмыйча, кешеләрне кырганнар. Бу гаделсезлектән барча мөселманнарның күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Тирән борчуларыбызны сүз белән әйтеп бетереп булмый! Әмма Аллаһы Тәгалә безнең белән, һәм мин бар кешегә дә иман ныклыгы телим. Бүген, мөхтәрәм кардәшләрем, сезне шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылырга чакырам – алар аңа мохтаҗ. Ихластан, җаным-тәнем белән Бөек Раббыбыздан аларны Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”. Әмин”, – дип язган мөфти Инстаграм сәхифәсендә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!