ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

2019 елда Татарстаннан 1800 мөселман хаҗ кылачак

 

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән. Шуның кадәрле мөселман Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хадж” аша Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарда гыйбадәт кылып кайта алачак.

 

2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде. Россиянең гомуми квотасы да узган ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калды һәм 20 500 урынны тәшкил итте, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Бүгенге көнгә Татарстан өчен бүлеп бирелгән квотаның гомуми саныннан якынча 80-85 проценты сатылып беткән. Гадәттә һәр ел саен квота изге Рамазан ае башланганчы үзләштерелеп бетә, быел да “ДУМ РТ Хаҗ” операторы хаҗ кылучыларның исемлеген вакытында туплар, дип планлаштырыла. Шул ук вакытта 2019 елда Татарстанда узган еллар белән чагыштырганда хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә. Гаризалар кабул итү дәвам итә - хаҗ кылырга ниятләүчеләр 8-800-555-92-10 телефоны буенча “ДУМ РТ Хаҗ” белгечләре белән элемтәгә кереп килешү төзи ала.


Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла:

- 13 апрельдән 26 апрельгә кадәр гомрә;

- Рамазан аеның беренче 15 көнендә гомрә;

– Рамазан ае дәвамында гомрә;

- Рамазан аеның соңгы 10 көнендә гомрә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!