ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чехия Республикасына китте

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре белән китте. Ул берничә предприятиедә булырга һәм икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Чехия Хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Брно шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Көньяк Моравия крае гетманының беренче урынбасары Роман Ганак, Брнодагы Россиянең Генераль консулы Александр Будаев һәм башкалар каршы алды», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнехановның моторлы серфинг өчен такталар җитештерүче MSR Engines компаниясе заводын карарга планлаштыра. Шуннан соң аны Danaflex Татарстан компаниясе заводын ачу тантанасында көтәләр. Тантаналы чарада Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Дмитрий Мантуров һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашыр дип көтелә.

Чәршәмбе көнне, 6 мартта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Лихтенштейн сараенда узачак Россия һәм Чехиянең икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлеге буенча Хөкүмәтара комиссия утырышында катнашырга ниятли.

Шул ук көнне Чехия башкаласында «Россия-Чехия сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре: бүгенге торышы һәм перспективалары» бизнес-форумы ачыла, аның эшендә шулай ук Татарстан Президенты катнашачак.

Эшлекле сәфәр азагында Рөстәм Миңнеханов Чехия Президенты Милош Земан белән очрашачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко