ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда «Мәгълүмати технологияләр» форумы ачылды

 

Бүген Казанда "Бердәм Россия" сәяси партиясе оештырган «Мәгълүмати технологияләр» бөтенроссия форумы ачылды. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.


Партия тарихында мондый IT-Форум беренче тапкыр үткәрелә. Чарага партиянең төбәкләрдәге бүлекләренең башкарма комитет  җитәкчеләре,  мәгълүматлаштыру өчен җаваплы белгечләре чакырылган. Форумда мәгълүмати технологияләр  тармагында булган яңалыклар турында фикер алышулар, партиянең  инде гамәлгә кергән IT-проектларын күрсәтү ниятләнә.


«Бу – мондый форматта узучы беренче бөтенроссия форумы һәм ул бик вакытлы уздырыла, – дип саный республика парламенты җитәкчесе. – Бүгенге заман шартларында IT-технологияләр социаль-икътисади тармакка, дәүләт хакимияте органнары һәм партия эшчәнлегенә ныклап торып кереп китәргә тиеш. Эшләрне яңа дәрәҗәдә оештыру өчен кирәк бу".


Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"нең үз эшчәнлеген цифрлаштыру мәсьәләрен хәл итүгә системалы якын килүче беренче һәм бердәнбер партия икәнлегенә басым  ясады. Документлар әйләнешен автоматлаштыру, мониторинг системасын кертү, онлайн форматында эшләү, "сайлаучы  – депутат" туры коммуникация чарасы булдыру һәм башкалар моңа дәлил булып тора.


Әлеге IT-форумның Татарстанда узуы очраклы түгел. 2014-2018 елларда сайлау кампанияләре барышында  "Бердәм Россия" партиясенең Үзәк башкарма комитеты  ярдәме белән, республикада партия системасын коммуникацион үстерү проекты гамәлгә ашырылды.  2017 елның декабрендә  партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчакка коммуникациянең электрон чараларын үстерү программасын, шул исәптән "Электрон хөкүмәт"не тәкъдир иттеләр.


«Бүген Татарстан цифрлаштыру процессына актив кереште. Бу эш Татарстанда ике меңенче еллар башында, электрон документлар әйләнеше системасы барлыкка килгәч тә башланган иде. Республикада ике миллион ике йөз илле меңнән артык кеше дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче төбәк порталында теркәлгән. Бу - зур  цифрлар хәзинәсе һәм ул безгә яңа проектларны тиз арада, кыйммәткә төшермичә генә уңайлы рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә", – диде форумда Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!