ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Танылган фотограф Шамил Абдюшев вафат

 

Бүген 69 яшендә танылган фотограф Шамил Абдюшев булды. Бу хакта "Ватаным Татарстан"га аның тормыш иптәше хәбәр итте. 

 

Мәрхүм озак еллар дәвамында Казанда нәшер ителүче барлык басмалар, шул исәптән, "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе белән дә хезмәттәшлек итте.

 

Шамил Абдюшев хезмәттәшләре күңеленә – үзенең өлгерлеге, нинди генә һава торышы яки башка тоткарлыклар булмасын, фоторәсемнәрне тиз арада алып килеп җитүе, укучыларның хәтеренә исә кызыклы һәм үзенчәлекле репортажлары белән кереп калды. Күбрәк спорт һәм мәдәният белән бәйле вакыйгаларны яктыртты. Шамил Абдюшев туры сүзле журналист булды. 2014нче елның августында Казанда аның шәхси фотокүргәзмәсе узды.

 

Мәрхүмне иртәгә Казанда җирлиләр.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко