ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Милена Быкова Универсиада ярышында көмеш медаль яулады

 

Татарстан спортчысы Милена Быкова Красноярскида сноуборд буенча ярышларда 2019 елгы кышкы Универсиаданың көмеш медален яулады. Татарстан сноубордчысы параллель слалом-гигант дисциплинасында икенче булды, дип хәбәр итә Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.


Ярымфиналда Милена Россия спортчысы Мария Валовадан өстен чыкты. Хәлиткеч ярышта исә Быкова Көньяк Корея вәкиле Хаерим Чжон белән очрашты. Ике омтылыштан соң Татарстан спортчысы көндәшенә оттырып, әлеге ярышта икенче урынны алды. Бронза медальне тагын бер россияле Наталья Соболева яулады.


Ир-атлар арасында ярышларда Татарстан вәкиле Валерий Коллегов чирекфиналда Россиянең тагын бер вәкиле Дмитрий Сарсембаевка оттырды һәм медальләр өчен көрәшә алмады.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!