ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган «Батыр» дзюдо үзәген карады

 

Кичә Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

«Батыр»ны масштаблы реконструкцияләү турында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга аның Татарстанга февральдәге визиты барышында сөйләгән иде инде. 


Татарстан Президенты ремонтланган самбо һәм дзюдо залларын, тренажер  залын карап чыкты. Шулай ук ул дзюдо буенча республика җыелма командасы күнегүләрен дә карады, команданың җитәкчесе – тренер Владимир Драчко. Көрәшчеләр Рөстәм Миңнехановка спорт үзәгенә ясалган ремонт өчен рәхмәт әйттеләр һәм үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр.   


Аннары Татарстан Президенты тренерлар составы, яшь дзюдочылар һәм аларның ата-аналары белән сөйләшеп торды. «Балалар спорт белән шөгыльләнсәләр, юк-барга вакытлары калмый, алар өчен борчыласы түгел. Алар монда спорт коллективында, иптәшләре бар, ярдәм бар. Мәктәптә бу җитеп бетми», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

 

Татарстан Президенты кичә Казан олипия резервы училищесында булды һәм анда Екатерина Гамова волейбол мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.  Юдино битәсендә исә яңа Боз сарае ачу тантанасында катнашты.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!