ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты: Мисыр – безнең күптәнге ышанычлы партнерыбыз

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Әхмәд Талаат Нәср белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.  

  

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов узган атнада Каһирәдә поезд һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. «Мисыр – безнең күптәнге ышанычлы партнёрыбыз. Россия һәм Мисыр җитәкчеләре ел саен очрашып торалар. Үткән елның октябрендә Мисыр Президенты Абдел Фәттах ас-Сиси Россиягә эш сәфәренә килгән иде.  Илләребез арасында партнёрлык һәм стратегик хезмәттәшлек турында шартнамә имзаланды. Шулай ук 2018 елда дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел тулу билгеләп үтелде. Ике илнең уртак эше дөньядагы кризис күренешләрне җайга салуга юнәлә», - диде Татарстан Президенты. 


Ул Татарстан делегациясенең Каһирәгә үткән елгы эш сәфәрен дә искә алды һәм бу визитны оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.   


Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Мисыр белән эшлекле һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү ягында. «Без хезмәттәшлекне үстерү, безнең машина төзелеше һәм фармацевтика продукциясен, авыл хуҗалыгы торварларын экспортлауны киңәйтү буенча гамәлләр планы әзерләдек. Импортка килгәндә исә, без Мисырдан төрле азык-төлек һәм җиңел сәнәгать товарлары кертергә телибез. Илләребез җитәкчеләре төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм күрсәтәләр», - диде Татарстан Республикасы Президенты.


Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мөселман илләре белән хезмәттәшлек – Россия Федерациясе тышкы сәясәтенең мөһим өстенлекләреннән берсе. «Илебез – ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче. Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Без Ислам илләре Россия белән якынлашсын өчен актив эшлибез», – диде ул. 


Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Россидә 25 млн. чамасы мөселман яши: «Без – ислам дөньясының бер өлеше. Безгә дин әһелләре эшен оештыру, кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә, ислам яшьләре иҗтимагый оешмалары арасында багланышларны киңәйтергә кирәк».


Очрашуда шулай ук югары уку йортлар арасындагы мөнәсәбәтләр, туризм, мәдәният һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Яклар сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча уртак бизнес-миссияләр оештыру һәм киләчәк адымнарны билгеләү турында килештеләр.   


Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать  палатасы рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко