ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген "Ак барс" "Авангард"ка каршы икенче уенын уздыра

 

Бүген Казанның "Ак барс" командасы Көнчыгыш конференциясенең чирекфиналы кысаларында "Авангард"ка каршы икенче уенын уздыра. Мәскәү өлкәсенең Балашиха каласында узасы матч кичке сәгать сигезенче яртыда башлана. 

 

Ике көн элек узган тәүге матчта Казан командасы 0:6 исәбе белән җиңелүгә дучар булды. "Авангард" "Ак барс" капкасына һәр периодта икешәр алка кертте. Очрашуның өченче өлешендә Зиннәтулла Билалетдинов капкачы Владислав Подъяпольский урынына бозга Александр Шарыченконы чыгарды, әмма бу гына ярдәм итмәде.

 

Алдагы очрашуда Россия хоккенда Гагарин Кубогын биш мәртәбә яулаган Данис Зариповның уйнамавы да игътибарны җәлеп итте. Баш тренер Зинәтулла Билалетдинов әйтүенчә, Зарипов уйнарга әзер.   


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко