ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин кабат "Бердәм Россия"нең Татарстандагы төбәк бүлеге сәркатибе итеп сайланды

 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа­дан “Бердәм Россия” партия­сенең Татарстандагы төбәк бү­леге Секретаре итеп сайланды. Казанда үткә­рел­гән партиянең төбәк бүле­ге кон­ференциясендә бу җәһәттән тиешле карар кабул ителде.

 

Пар­тия­нең Казан бүлеге башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Наталья Павлова: “Фәрит Хәйрул­ла улы Мөхәм­мәтшин кандидатурасы конфе­рен­­циядә теркәлгән делегатлар ара­сын­нан иң күп тавыш җыйды. Мөхәммәтшин “Бер­дәм Россия” партиясенең Татарстандагы бү­леге Секретаре итеп сайланды”, – дип хәбәр итте.

 
Төбәк бүлеге Секретаре вазифасына альтернатив кандидатлар исемлегендә партиянең Лаеш бүлеге секретаре Михаил Афанасьев һәм төбәк бүлегенең төбәк политсоветы президиумы әгъза­сы Геннадий Глушков булган.

 
Моңа кадәр “Бердәм Россия” партиясе яңа сәяси сезонның баш­лануы һәм Татарстанда башлангыч тавыш бирү процедурасын (праймериз) үткәрү  турында игълан иткән иде. Аның йомгак­лары буенча хакимият партия­сен­нән ТР Дәүләт Советына кандидатлар исемлеге булдырылачак.


Ф.Мөхәммәтшин партиянең тө­бәк бүлеге җитәкчесе вазифасына яңадан сайланганнан соң үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен делегатларга рәхмәт белдерде. Ул кон­ференциядә тавыш бирү йом­гакла­рының башлыча пар­тия­нең күпьел­лык эш нәтиҗәсен һәм Татарстандагы җиңүләрен чагылдыруын ис­кәртте.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!