ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогы финалының спринт ярышында икенче урынны алды  

 

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогы финалы кысаларында бүген узган команда спринты ярышында икенче урынны алды. Бу хакта республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең матбугат үзәге хәбәр итә.  

 

Ярышлар Коми Республикасының Сыктывкар каласында уза. Алдагы көннәрдә Татарстан вәкилләре ике көмеш медаль откан иде. Командалар арасында безнекеләр – беренче урында. Коми – икенче, Төмән спортчылары өченче урында. Хатын-кызлар арасында әлегә Татарстаннан Лариса Рясина беренче урында бара.  

003

Татарстан спортыларына ярдәмгә Сыктывкарга республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев та китте. Ул спортчылар һәм тренерлар белән очрашып, аларга уңышлар теләде. 

 

Россия Кубогы этапларында Татарстан вәкилләре 5 алтын, 7 көмеш һәм 6 бронза – барлыгы 18 медаль отты.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!