ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Красноярскида узасы Кышкы Универсиада ярышларында Татарстаннан 25 спортчы чыгыш ясаячак

 

1-12 март көннәрендә Красноярскида узасы Кышкы Универсиада ярышларында Россия җыелма командасы составында Татарстаннан 25 спортчы чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Чаңгы ярышларында җиңү өчен Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем алучы Христина Мацокина һәм Егор Казаринов көрәшәчәк. Сноубордчылар ярышында Татарстанны Милена Быкова һәм Владислав Хадарин (Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе), Валерий Коллегов ( Кемерово дәүләт университетының Новокузнецк институты (филиалы) тәкъдим итәчәк.

 

Туплы хоккей буенча Россия җыелма командасы өчен «Динамо-Казан» хоккей клубы уенчылары Владислав Веселов (Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе) һәм Андрей Опарин (Себер дәүләт физик культура һәм спорт университеты) чыгыш ясаячак. Алкалы хоккейда Әлмәтнең "Нефтяник" командасыннан Александр Сорокин (Самара дәүләт университетының Тольятти филиалы) өчен җан атып булачак.

 

Тимераякта синхрон шуу буенча ярышларда тулы составта «Татарстан»командасы чыгыш ясаячак. Катнашучылар исемлеге: Мәдинә Асророва, Татьяна Белозерцева, Венера Диярова, Анна Максимова, Аделина Садыйкова (барысы да – Тимирясов исемендәге Казан инновацион институтыннан), Дарья Бусыгина, Диләрә Зарипова, Луиза Мортазина, Ренат Хуҗина (барысы да Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясеннән), Юлия Зобнина, Эльвина Кәбирова, Диана Павлова, Арина Пашина, Адилә Шәрәфиева (барысы да Казан федераль университетыннан), Кирилл Егошин (Казан дәүләт аграр университеты), Дарья Кияшева (Казан дәүләт мәдәният институты), Мария Сарматина (Казан дәүләт медицина университеты), Софья Фәйзуллина («ТИСБИ»Идарә университеты).

 

"Спортчыларның уңышларына өметләнәбез. Универсиадада Россия җыелма командасының уңышлы чыгышы өчен җан атачакбыз, – ди Татарстанның спорт министры Владимир Леонов. – Шулай ук Красноярсидагы Уеннарны Оештыру комитетына Универсиаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрүләрен телим. Без заявка кампаниясе кысаларында бергә эшләдек, аларга Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерләнергә ярдәм иттек".


Бөтендөнья Кышкы Универсиада ярышлары 1 мартта старт ала. Уеннарда 11 спорт төрендә 76 комплект медаль уйнатылачак: биатлон, чаңгы ярышлары, хоккей, тау чаңгысы спорты, керлинг, сноуборд, тимераякта фигуралы шуу, шорт-трек, фристайл, чаңгы ориентлашуы, туплы хоккей.


Ярышлар расписаниесе белән 2019 елгы кышкы Универсиаданың рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!