ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: икмәкнең социаль төрләренә бәяләр күтәрелү көтелми

 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы, икмәкнең социаль төрләренә бәяләр вәзгыятен контрольдә тота. Социаль челтәрләрдә 1 марттан икмәккә  бәяләр  күтәрелү турында төрле фикерләр чыгуга һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан  күпсанлы үтенечләр булуга бәйле рәвештә министрлык әнә шундый белдерү ясады.

 

Икмәкнең социаль төрләренә бәяләр күтәрелү фаразланмый, болар: 1 сортлы ак икмәк, «Сельский» һәм «Дарницкий» икмәкләре. Бу максатларда  Татарстан Республикасының икмәк пешерү предприятиеләренә 2018 елда 38,4 млн сум күләмендә субсидияләр бирелгән иде, ә 2019 елга бу сумма 41,1 млн сум күләмендә каралган.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!