ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" плэй-оффның беренче очрашуында 0:6 исәбе белән җиңелде

 

Бүген Казанның "Ак барс" командасы Көнчыгыш конференциясенең чирекфиналы кысаларында "Авангард"ка каршы беренче очрашуын уздырды. Мәскәү өлкәсенең Балашиха каласында узган уенда казаннар 0:6 исәбе белән оттырды.

 

"Авангард" "Ак барс" капкасына перид саен икешәр алка кертте. Очрашуның өченче периодында исәп 0:4 булганда, "Ак барс"та капкачыны алмыштырдылар. Владислав Подъяпольский урынына бозга Александр Шарыченков чыкты. Әмма ул да ике алка керттерде. Очрашуның соңгы өлеше "Ак барс" уенчыларының боздан куылуы белән истә калды.

 

Авангард белән Ак барс арасындагы киләсе очрашу 27 февраль көнне булачак.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!