ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты Алманиягә эш сәфәренә китте

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына бер көнлек эш сәфәре белән китте. Дрезден аэропортында аны Саксония Премьер-министры Аппараты җитәкчесе Маркус Франке каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

ТР Президенты эш сәфәре кысаларында ике шәһәрдәбулачак – Дрезден һәм Мюнхен. Дрезденда Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очраша. Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Саксония Федераль җире Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырыла. 


Мюнхенда Рөстәм Миңнеханов Бавария Премьер-министры Маркус Зёдер белән очраша. Аннан "Сименс" компаниясе җитәкчелеге белән энергетика өлкәсендә багланышлар турында сөйләшә. Ахырда "Сименс" белән "Татэнерго" арасында Зәй ГРЭСын модернизацияләү турында хезмәттәшлек имзалау көтелә. 


Шулай ук Мюнхенда Рөстәм Миңнеханов «Линде Инжиниринг» компаниясе директорлар советы рәисе Кристиан Брух белән очраша, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сүз барачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!